Бөгелмә авазы

“Яңарыш” үзәгендә курку хисеннән арыну өчен “Әкият дөньясы” дип исемләнгән тренинг узды

Тренингның максаты – куркучанлыкны, шикләнүне бетерү.

27 октябрьдә Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Әкият дөньясы» дигән   тренинг узды.

Тренингның максаты куркучанлыкны, шикләнүне бетерү; балаларны эмоциональ һәм коммуникатив өлкәдә кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү.

Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын искә төшерделәр, алар  кайсы яклары белән ошаганлыгын сөйләделәр, үзләренең куркуларын рәсем итеп ясадылар, эмоциональ киеренкелекне киметү һәм үз-үзеңә ышанычны арттыру уеннарында катнаштылар.

Әкият терапиясенең төрле алымнарын кулланып, балаларның эчке ресурслары активлаштырыла, киләчәктә дә балалар куркуны җиңеп чыгу өчен үз мөмкинлекләрен файдаланып, реаль тормышта «әкият дәресләрен» кулланалар.

Виктория Наумова, педагог-психолог

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: