Бөгелмә авазы

Туп белән дуслаштык.

"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне реабилитацияләүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе-балаларның физик үсеше һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен уңай шартлар тудыру.

Бу максат белән 25 март көнне үзәктә "без туп белән дуслаштык"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Яшь спортчылар ярышкан "туп күчер", "пингвиннар", "Меткие стрелы" һ.б. спорт уеннары һәм күнегүләр балигъ булмаганнарда бер-берсе белән эшли белү, хәрәкәт активлыгын күтәрүгә, сәламәтлекне ныгытуга һәм коллективта уңай эмоциональ атмосфера булдыруга юнәлтелгән иде.

Тәрбияче М. И. Хохлова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: