Бөгелмә авазы

Спас авыл китапханәсендә балалар Бөек Ватан сугышының яшь геройлары турында китаплар белән таныштылар

Китапларда бала чаклары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, Бөек Җиңү хакына көн-төн хезмәт иткән ветераннарның истәлекләре тупланган.

Бәхеткә, безнең республика фронт сызыгы артында була. Монда бомба төшми, снарядлар шартламый. Татарстан малайлары һәм кызлары һөҗүмгә бармаган, яшерен партизан сукмаклары белән дошман тылына йөрмәгән. Әмма алар, өлкәннәр белән беррәттән, йокы һәм ял күрмичә, уртак максат өчен фидакарь хезмәт куйдылар.

Бөек Ватан сугышы тарихындагы гаделсезлекне өлешчә генә булса да торгызу өчен, тыл балаларының бәяләп бетергесез хезмәтен зурлап, Каазан шәһәре Вахитов районының ветераннар Советы 2019 елда «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» исемле беренче китапны нәшер итә.

Спас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балаларны яшь геройлар һәм аларның батырлыклары турындагы китаплар белән таныштырдылар.

Китаплар сериясенә Бөек Ватан сугышы еллары балаларының – Җиңү хакына көн-төн хезмәт иткән ветераннарның истәлекләре тупланган. Китапта шулай ук бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарның туганнары һәм танышлары тарафыннан язылган материаллар, фактлар да тупланган.

Вакыт аяусыз. Тирән тылда җиңүгә ирешкән малайлар һәм кызлар саны көннән-көн азая бара. Әмма Бөек Ватан сугышы тарихка никадәр тирәнрәк китә барса, аларның хезмәт батырлыгы да шулкадәр ныграк яктыра, балкый бара. Буүсеп килүче буын өчен иң матур үрнәк. Һәм безнең бу хакта онытырга хакыбыз юк.

Мәкалә авторы: китапханәче Овчаркина Е. А.

Фото: Мөхәммәтшин В. Г

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: