Бөгелмә авазы

Өйдә торабыз – китап укыйбыз.

2 нче «Батыр» балалар бакчасындә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре "өйдә утырабыз – балаларга китап укыйбыз" акциясенә кушылды.

Тәрбиячеләр Г. М. Сәхәбиева һәм В. М. Әхмәтшина тәкъдименә кушылып, әти-әниләр балаларны А. Л. Барто, С. Я. Маршак, К. И. Чуковский әсәрләре белән таныштырдылар.

Нәни балага китаплар уку гаиләне берләштерә, әти-әни белән балаларны якынайта, бала яхшылык һәм явызлыкның нәрсә икәнлеген күзаллый башлый. Балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә китапның роле алыштыргысыз. Кече яшьтәге бала әлегә тыңлаучы гына, кайчагында пассив та була. Балаларны кызыксындыру өчен күп көч, эмоцияләр куярга, үзең дә «балага әйләнергә» кирәк, шуңа күрә сабыйны китап дөньясына акрынлап, кызыксындырып, уен рәвешендә алып керергә кирәк. Актив тыңлаучы бик кызыксынучан, ачык була һәм күп сорауларны да күп бирә.

Гаилә ялының файдасы турында чиксез сөйләргә булла, чөнки бу ата-аналар өчен үз балаңны күбрәк белү, ишетү, ә иң мөһиме, аны аңлау өчен уникаль мөмкинлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: