Бөгелмә авазы

Әкият бүләк итик!

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан "Ялкын" социаль приютында җирле телевидение ярдәме белән "Балаларга әкият бүләк итик!" дип исемләнгән хәйрия акциясе башланып китте.

Ольга Плеханова,
приют директоры.

Реклама

Әниләр һәм әти-ләр, әби-бабайлар һәм оныклар, студентлар һәм эшләүчеләр, кыскасы, ничә яшьтә булуга карамастан, һәр бөгелмәле оешманың бетон стенасына үзе теләгән әкият сюжетын ясап, "Ялкын" балаларына әкият дөньясы бүләк итә алалар. Бу рәсем ясау гына түгел, ә ялкыннарга йөрәк җылысы бүләк итү, алар дөньясын яктырак һәм ямьлерәк итү мөмкинлеге дигән сүз. Шулай ук балачак белән тышкы дөнья арасындагы киртә-чикләрне дә алып ташлауның бер юлы да булып тора.
"Яшь гвардия" егет-кызлары, "Престиж" салоны коллективы, педагоглар бу акциягә кушылып киттеләр инде. Ә без - бөгелмәләр - меңләгән кеше...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: