Бөгелмә авазы

“Күңелле балачак”та - кунакта

Сайтыбызда - бәйге, әйдәгез, нәни дуслар, катнашыйк Сайтыбызда "Күңелле балачак" сәхифәсе үз эшен башлап җибәрде. Изге сәгатьтә, нәни дуслар! Билгеле инде, иң җитез һәм зирәк укучыларны бүләкләр көтә. Сез җавапларыгызны Бөгелмә шәһәре, Карл Маркс урамы, 32 нче йорт адресы буенча яки "Күңелле балачак" конкурсына дип билгеләп, "Бөгелмә авазы" газетаның "Вконтакте"дагы...

Сайтыбызда - бәйге, әйдәгез, нәни дуслар, катнашыйк

Сайтыбызда "Күңелле балачак" сәхифәсе үз эшен башлап җибәрде. Изге сәгатьтә, нәни дуслар!

Билгеле инде, иң җитез һәм зирәк укучыларны бүләкләр көтә. Сез җавапларыгызны Бөгелмә шәһәре, Карл Маркс урамы, 32 нче йорт адресы буенча яки "Күңелле балачак" конкурсына дип билгеләп, "Бөгелмә авазы" газетаның "Вконтакте"дагы битенә, яисә lai-ru@yandex.ru электрон почта адресына җибәрә аласыз. Иң актив укучылар ел ахырында махсус бүләккә ия булачак.

  1. Яшелчәләр турында табышмакларның җавапларын тап

 

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм.

***

Катлы -катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә.

***

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.

***

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт.

***

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.

***

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?

***

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел.

***

Җир астында алтын казык.

***

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк.


2. Кызыклы биремнәрне чиш

1. Әнинең кызы Алсу, улы Наил, эте Сарбай, песие Мияубикә булган. Сорау: әнинең ничә баласы булган?

2. Агач башында 4 кош утыра, 2се карга, ә алганнары чыпчык. Сорау: агач башында ничә чыпчык утырган.

3. Өстәлдә 4 алма булган, шуның берсен урталайга кискәннәр. Өстәлдә ничә алма тора?

4. Ике атта ничә аяк?

5. Өч бүредә ничә күз?

6. Йорт буенда бер әтәч һәм ике тавык йөри. Барлыгы ничә аяк йөри?

 

3. Үзеңә ошаган рәсем буенча инша язып җибәр

4. Яраткан укытучыларыгыз турында инша язып җибәрегез (фотоларын да җибәрергә мөмкин). Иң матур иншалар газета битләрендә басылып чыгачак яки сайтта урын алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: