Бөгелмә авазы

Кечкенә бөгелмәләр светофорга кунакка барганнар

Бөгелмә шәһәренең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнәләр. Бу эшнең кечкенәдән үк алып барылуы мөһим. 3-4 яшьлек балалар юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен 9 апрель көнне күрсәттеләр. Балалар ата-аналары белән бергә җырлы-биюле тамашада, күңелле конкурсларда катнаштылар. Биредәге уеннарда җиңеп чыгу өчен аларга юл билгеләрен дөрес...

Бөгелмә шәһәренең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнәләр. Бу эшнең кечкенәдән үк алып барылуы мөһим. 3-4 яшьлек балалар юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен 9 апрель көнне күрсәттеләр. Балалар ата-аналары белән бергә җырлы-биюле тамашада, күңелле конкурсларда катнаштылар.

Биредәге уеннарда җиңеп чыгу өчен аларга юл билгеләрен дөрес таный белү кирәк булды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән килгән кунаклар - инспекторлар Татьяна Баянова белән Гөлнара Гыйбадуллина балаларның осталыкларын, белемнәрен уңай бәяләделәр. Алар үзләре белән юл хәрәкәтенең нәни җәяүлеләренә күчтәнәчләр дә алып килгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: