Бөгелмә авазы

Иминлеккә ирешү өчен

“Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Марина Хохлова һәм Зөлфия Нуриева, Халыкара светофор көненә багышлап, асфальтта рәсем ясау буенча “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим” дип исемләнгән конкурс оештырдылар.

Чарада катнашу балаларга юлларда һәм ишегалларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә һәм хәтердә беркетергә ярдәм итте. Балалар төсле бурлар ярдәмендә бик теләп рәсемнәр ясадылар, аларны үзләре үк аңлатып та бирделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белемнәре белән уртаклаштылар. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру конкурсның иң матур өлеше булды. Һәркем иҗади сәләтен күрсәтте. Әлбәттә күңел күтәрелде, кәефләр яхшырды.

Марина Хохлова, тәрбияче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: