Бөгелмә авазы

Иң матур көн

Барыбыз да бик яхшы хәтерлидер, балачакта һәр туган көнебезне түземсезлек белән көтеп ала идек, чөнки нәкъ менә шушы көнне кеше бүләкләүләр, котлаулар кабул итә, кунаклар җыя, тирә-юньдә тантаналы атмосфера хөкем сөрә.

"Ялкын" приютында тәрбияләнүче Эдуард Вилданов белән дә шулай булды - хәтта һава торышы аның туган көненә битараф кала алмады, малайга кояш-
лы көн бүләк итте. Әтисе белән күңелле клоун аңа искиткеч тамаша әзерләгән иде, шуңа күрә Эдуард үзенә карата мондый игътибардан баштарак читенсенеп тә куйды. Әлбәттә инде, әле кичә генә алты яшь булган малайга бүген җиде яшь тулды бит.
Тамаша вакытында күптөрле конкурс-бәйгеләр оештырылды, катнашып кына өлгер! Шулай да традиция буенча түгәрәктә әйләнер алдыннан уйнадылар да, ял итәргә дә өлгерделәр. Клоун иҗат эше белән мәшгуль булды - малайлар һәм кызларның битләре могҗиза белән салават күперендәге барлык төсләрдәге күбәләкләр, сөйкемле песи рәсемнәре белән тулды. Кызыклы уеннар, шәмнәр кадалган торт, әтисе бүләк иткән кесә телефоны, тамашада
катнашкан һәркемгә призлар - боларның барысыннан алынган тәэсирләр, күңелле мизгелләр туган көнен шундый күркәм төстә бәйрәм иткән Эдуард Вилданов күңелендә әле озак сакланыр.
Елена РИЗАТДИНОВА,
социаль эш белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: