Бөгелмә авазы

“Энҗекәй” бәйрәм итә

Яңа уку программасы буенча эшли башлагач, милли бәйрәмнәргә аеруча да нык игътибар бирелә. Бу эш безнең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында да бик актив алып барыла. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен бертигез күрәбез, аларны татар телендә дә, рус телендә дә бертигез яктыртабыз. Шул уңайдан 23 март көнне Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә балалар...

Яңа уку программасы буенча эшли башлагач, милли бәйрәмнәргә аеруча да нык игътибар бирелә. Бу эш безнең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында да бик актив алып барыла. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен бертигез күрәбез, аларны татар телендә дә, рус телендә дә бертигез яктыртабыз.
Шул уңайдан 23 март көнне Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә балалар "Самовар", "Дустым бар" , "Чума үрдәк - чума каз" һ.б. татар халык уеннарын яратып уйнадылар. Бәйрәмгә кунакка сыерчыклар, куяннар, Шүрәле килде. Бәйрәмдә Нәүрүзбикә балаларны һәм кошларны ботка белән сыйлады. Бу көн нәниләрдә күңелле хисләр, якты хатирәләр калдырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: