Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр психотерапияле әкиятләрдә катнаштылар

Әлеге чарага барлыгы 4 яшьтән алып, 16 яшькә кадәрге 30 балигъ булмаган бала җәлеп ителгән иде.

Балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әкиятләр үз-үзеңне тотуда булган кыенлыкларны, үз-үзеңне тотуның башка тагын да нәтиҗәлерәк формалары белән алыштырып, җиңеп чыгарга ярдәм итә. Учреждение педагоглары коррекция дәресләре үткәрделәр, соңыннан фикер алыштылар.

О. В. Хухлаеваның «Кечкенә Песи баласы» коррекцияле әкиятен сәхнәләштерүне тәрбияче Элеонора Фәтхуллина оештырды. Әкиятнең юнәлеше яшьтәшләр белән аралашу, ялгызлык, үз-үзеңне «ак карга» итеп хис итү авырлыкларын җиңеп чыгудан гыйбарәт иде. Сәхнәләштерү барышында балалар әкият геройлары белән бергә яшьтәшләре белән яңа мөнәсәбәтләр кордылар, үз әһәмиятен аңларга өйрәнделәр.

«Әтәчкәй» әкиятен сәхнәләштерү мотивлары буенча театральләштерелгән тамашаны тәрбияче Лилия Сафина оештырды. Әкият герое ролендә педагог балаларны сөйләмдә геройларны характерлаучы эпитетлардан файдаланырга өйрәтте, театральләштерелгән эшчәнлеккә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләде.

«Портфель җыябыз» коррекцияле әкиятен сәхнәләштерү барышында тәрбияче Элеонора Фәтхуллина җитәкчелегендә балалар бергәләп яңа күнекмәләр һәм хис-тойгылар ачтылар. Педагог беренче сыйныф укучыларында дөрес итеп портфель җыю күнекмәләрен ныгытты: мәктәпкә кирәкле әйберләрне генә алырга икәнлеген аңлатты; мәктәп кирәк-яракларының атамалары буенча белемнәрен ныгытты; аларда пөхтәлек, мөстәкыйльлек, сакчыллык тәрбияләде, шулай ук  артистлык осталыгына өйрәтте. Ә сулыш алу күнегүләрен башкару аша артикуляция гимнастикасын, авазларның әйтелешен һәм сулыш ритмын ныгыттылар.

Әлеге чарага барлыгы 4 яшьтән алып, 16 яшькә кадәрге 30 балигъ булмаган бала җәлеп ителгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: