Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» проекты белән таныштылар

Яшүсмерләргә сугышта булган балаларның язмышлары турында сөйләделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы ветераннар Советы «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» проектын хуплады һәм ветераннарның да, каһарманнарның туганнарының да истәлекләре язылган китаплар сериясен «Ялкын» социаль приютына   тапшырды.

Педагог Ләйсән Сөләйманова җитәкчелегендә яшүсмерләр бала чаклары бик авыр вакытларга туры килгән һәр яшь геройның биографиясен өйрәнделәр, аннары яшьтәшләренә сугыш чоры балалары тормышындагы кырыс вакыйгалар турында сөйләделәр: ун яшьлек бала өйдә кечкенә балаларны карап кала, әнисенә алмашка барып, фермада эшли, өлкәннәр белән бергә унбиш сәгать заводта станок артында торган, ачлы-туклы йөргән, йокы туйдырырга да вакыты булмаган.

Чара барышында педагог презентация күрсәтте, аның кысаларында «Сугышка юк!» дигән кыска метражлы видеоролик күрсәтелде. Ул шулай ук балаларны «патриотизм» һәм «патриот» төшенчәләре белән таныштырды, Ватанга мәхәббәт темасына  әңгәмә корды. Чара ахырында малайлар хәрби техниканың авторлык макетлары күргәзмәсен күрсәттеләр, ә кадет мәктәбе укучысы   яшьтәшләре арасында танк модельләштерү буенча мастер-класс үткәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: