Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Җәй – шәп чор. Рәхәт” дип аталган чара узды

Гаилә – ул һәр кеше тормышында аерылгысыз бер өлеш.

Һәркем гаиләдә үсә, яши. Ата-аналар – баланың беренче тәрбиячеләре һәм укытучылары, шуңа күрә үсеп килүче кешенең рухи-әхлакый шәхесен формалаштыруда аларның роле бик зур. Гаилә коллективы әгъзасы буларак, бала шулай ук гамәлдәге мөнәсәбәтләр системасына керә, аның ярдәмендә ул әхлакый тәртип нормаларын, гореф-гадәтләрне өйрәнә.

Бәйрәм алдыннан, үзәктә оештыру буенча зур эш башкарылды: “Гаилә” – “Семь-Я” дип исемләнгән рәсемнәр һәм “Ромашка чәчәге – мәхәббәт символы” дигән кул эшләре конкурслары үткәрелде. Балалар белән “Минем гаиләм”, “Якыннарым”, “Әнигә ничек ярдәм итәм” кебек темаларга әңгәмәләр узды, балалар үз гаиләләре турында бик теләп сөйләделәр. Әлбәттә, шигырьләр сөйләнде, тематик уеннар да уйналды.

“Ромашка җый” гаилә бәйрәменең актив катнашучылары һәм кадерле кунаклары әти-әниләр булды. Бу гаилә уенында катнашып, балалар әти-әниләренә үз мәхәббәтләрен бүләк иттеләр һәм үзләре аннан да зуррак ярату хисләренә төренделәр. Әти-әниләре төрле конкурсларда җиңү яулаганда, балаларның күзләре бәхет һәм үз гаиләләре өчен горурлык хисләреннән балкып торды.

Мондый бәйрәмнәр ата-аналарга үз балаларына җылылык, мәхәббәт һәм тугрылык дөньясын ачып күрсәтергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткәндә, безнең үзәк коллективы Гаилә тәрбиясе традицияләрен яңартырга омтылды.

Ирина Здобнова, тәрбияче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: