Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең «Радуга» үзәгендә «Балалар үсешендә өстәл уеннарының роле» дигән чара уздырдылар

Чараның төп максаты – фикерләүне, күзаллауны, игътибарның тотрыклылыгын һәм иҗади күнекмәләрне үстерү.

Бөгелмә «Радуга»  комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, «Игротека. Радужное детство» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, социаль эш буенча белгеч Марина Токмачева "Балалар үсешендә өстәл уеннарының роле" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Чараның төп максаты балаларны уңышлы социальләштерүгә ярдәм итү, аларны бергәләп уйнау күнекмәләренә өйрәтү, фикерләүне, күзаллауны, игътибар тотрыклылыгын, иҗади күнекмәләрне үстерү иде.

Өстәл уеннарының күңелле итеп вакыт уздыру гына түгел, балаларның логик, фикерләү күнекмәләрен үстерүгә дә ярдәм итүе бөтен кешегә билгеле. Бүгенге көндә алар өчен өстәл уеннарының күп төрләре бар. Безнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәтләре алучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме өчен кул хәрәкәтен координацияләү,  игътибарның тотрыклылыгын ныгыту өчен уеннар тәкъдим ителде – «Сул-уң» тренажеры, «Магнитлы мозаика», алар балаларга иҗат өчен чикләнмәгән киңлек тәкъдим иттеләр, мозаиканы яссы конструкторга әйләндерделәр. «Сорви башню» уенында борыслардан тигез пирамида төзегәндә балаларга аеруча күңелле булды. Шулай ук аларга «Могҗиза-коврик» уены да тәкъдим ителде. Бу уен да балалар өчен гаять мавыктыргыч булды.

Балалар яхшы кәеф алдылар һәм киләчәктә тагын очрашырга теләк белдерделәр.

Марина Токмачева, социаль эш буенча белгеч

Людмила Голубева фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: