Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең 8нче “Василек” балалар бакчасында “Ком фантазияләре” бәйгесе үтте.

Балалар бакча территориясендәге комлыкта төрле сыннар ясадылар.

Табигатьтә файдасыз берни дә юк”, – дип яза философ Мишель Монтень. Ә җәй балаларны табигать дөньясы белән якыннан таныштыру өчен иң кулай вакыт. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гади табигый бәйләнешләрне аңларга өйрәнәләр: кояшта җылы, күләгәдә салкынча; коры ком таралып тора, ә юешендә төрле сыннар, фигуралар ясап була һ.б. Ком һәм су белән уйнау – җәйге чорда балаларның яраткан шөгыле, чөнки бу процесс гаҗәеп ләззәт тудыра. Алар олылар өчен дә файдалы, чөнки ком терапиясенең дәвалау үзлеге күптән мәгълүм.

Шуңа күрә безнең бакча участокларында үткәрелгән “Ком фантазияләре” бәйгесендә балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә актив катнашты. Ком төрле хисләрне чагылдыру өчен киң мөмкинлек бирә: аны чәчеп җибәрергә, кул белән сугарга, аннан төрле әйберләр ясап карарга була, моның өчен аерым осталык та таләп ителми. Бездә бер көнне бер төрле, икенче көнне башка төрле сыннар пәйда булды – балалар фантазияләрен эшкә җигеп, әкият образлары да тудырдылар, шәһәрләр дә кордылар. 

Корылмалар озак яшәмәсә дә, бала үсешендә алар онытылмас эз калдырдылар. Чөнки бу алар өчен яңа дөнья ачуга тиң булды. Психологлар ата-аналарга юкка гына балаларының комда уйнавына игътибар бирергә, иҗади һәм шәхси үсешкә ярдәм итәрдәй барлык мөмкинлекләрне барларга  күренешләрне күзәтеп торырга киңәш итми бит.

Наталья Заплетаева, 8 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: