Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында гадәти булмаган тере почмак барлыкка килде.

Авыл клубы хезмәткәрләре бина түбәсе астында карлыгач оясын күреп алдылар.

Батыр авыл клубы түбәсе астында гадәти булмаган тере почмак барлыкка килде. Яз килү белән клубны тәртипкә китергәндә, безнең клуб хезмәткәрләре болдыр диварындагы камера өстендә берни белән дә юып бетереп булмый торган ниндидер пычрак нәрсәләр эленеп торуын күреп алдылар. Ул чакта без боларның барысы да балалар шаяруыдыр дип уйладык. Тик икенче көнне нәкъ шул урында шундый ук кисәкләрнең тагын да булуын күреп, гаҗәпкә калдык һәм шунда гына без моның балалар эше түхгел, ә Табигать-Анадан бер могҗиза булуын аңладык. Карлыгачлар оя үрә башлаган икән бит! Ни өчен алар шундый нәкъ шушы урынны сайлаган – безнең өчен табышмак булып кала. Борынгылар әйтүенчә, йорт яки хуҗалык корылмаларының түбәсе астында карлыгачларның оя ясавы яхшы фал булып санала. Бу карлыгач оясы да безнең клуб эшенә һәм аңа йөрүче кешеләргә уңыш китерер дип ышанасы килә.

Балаларга да (социаль дистанцияне үтәп) карлыгачларның балаларын ничек ашатуын күзәтү кызык булды. Карлыгачның әнисе балалары өчен азык алып кайта, ә сары томшыклы нәни кошчыклар, авызларын зур ачып, чыр-чыр килеп, әнисеннән тәмле бөҗәк сорап тора. 

Шулай итеп, быел карлыгачлар да, яшерен урыннарда гына яшәмиләр, ә мәдәнияткә, яктылыкка тартылалар, кешеләргә якынрак булырга тырышалар, күрәмсең, дигән нәтиҗәгә килдек. алар.

Наҗия Галләмова, клуб мөдире

Екатерина Андреева Фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: