Бөгелмә авазы

Бөгелмә “Радуга” социаль үзәге белгечләре балаларга “Кәеф иленә сәяхәт” дигән чара оештырды

Дәресләр саф һавада үтте.

Бөгелмәнең “Радуга” үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова балигъ булмаганнар белән саф һавада “Кәеф иленә сәяхәт” дигән чара уздырды.

Очрашу башында психолог балаларга урман, елга, диңгез һәм тау буйлап сәяхәткә барырга тәкъдим итте, анда аларны кызыклы уеннар һәм биремнәр көтә иде. Балалар уеннарда бик теләп   катнаштылар. Чара барышында малайлар һәм кызлар чәчәк терапиясе элементлары белән дә таныштылар, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр, җитезлекне үстерделәр һәм әйләнә-тирә дөньяга карашларын киңәйттеләр.

Очрашу ахырында һәр катнашучы дәрес дәвамында аның кәефе ничек үзгәрүе турында фикерләре белән уртаклашты. Саубуллашканда балалар бер-берсенә күбрәк елмаюларын һәм якты кояшка сөенүләрен теләделәр.

Психолог Колганова Ольга

Голубева Людмила фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: