Бөгелмә авазы

Бөгелмә белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар комплексы узды

Балалар өчен конкурслар, викториналар, сыйныф сәгатьләре, шулай ук төрле квестлар оештырылды.

Бөгелмәдә, “Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында, белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар комплексы узды. Анда яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары, белем бирү оешмалары укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм студентлар катнашты. Конкурслар һәм викториналар, сыйныф сәгатьләре, квестлар, куркынычсызлык минутлары юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуга юнәлтелгән иде.

Гөлнара Гыйбадуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: