Бөгелмә авазы

Бөгелмә балалар үзәге хезмәткәрләре "Сәламәт җәй" дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.

Балалар ачык һавада үткәрелә торган төрле уеннар белән таныштылар.

Үсмер организм өчен саф һавада уйнау зур әһәмияткә ия. Бөгелмә “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече Наталья Калугина  һәм психолог Римма Сәйфиева, “Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проектына караган “Демография” дәүләт проектын тормышка ашыру максатыннан, Бөгелмә шәһәре социаль участокларының берсендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән хезмәт алучылар белән “Сәламәт җәй” дигән чара уздырдылар.

Белгечләр балигъ булмаганнарны ачык һавада уйнала торган туп уеннарының төрлелеге белән таныштырдылар. Туп уеннары балаларда координация, игътибар һәм команда рухын үстерә. Алар бик теләп “Оча торган туп”, “Ике туп”, “Тупны тотып ал” кебек уеннарны уйнадылар. Туп уеннары - ул һәрвакыт күңелле һәм шатлыклы!

Шулай ук балаларны бадминтон уены да кызыксындырды, аның максаты – воланның җиргә төшүенә юл куймау. Чара кызыклы һәм күңелле үтте. Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

Наталья Калугина, социаль эш буенча белгеч

Римма Сәйфиева фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: