Бөгелмә авазы

Ә безнең Яңа ел!..

Мин кышкы каникулдан соң сыйныфташларымнан Яңа елны ничек каршылауларын сораштым.

Руслан, Самирә, Дамир һәм Бахруз Яңа 2015 елны Бө-гелмәдә каршылаганнар. Самирә үзәк-тәге чыршы янында җыр җырлап әйләнүләре турында сөйли дә сөйли, Дамирлар үзләре салют "атканнар", Руслан зу-у-р торт ашаулары белән мактана, ә Бахрузның биек таудан, бергә тотынышып, чана
шуулары исендә калган.
Розалияне Баулы урамнарының матур бизәлеше шаккатырса, Самирне Зәйдәге тауның биеклеге, үзләре "аткан" салют сокландырган. Равил Октябрьскийдагы утларның, боздан ясалган сыннарның күплеге, төрлелеге, бик матур булулары турында сөйләп туя алмый. Боздан ясалган фигураларга вак акча ябыштырганнар - барысы да шулай итә икән! Атка утырып, шәһәрне әйләнгәннәр! Октябрьскийның салюты да катлы-катлы икән! Равил "каскад" ди.
Ә мин үзем Яңа елны, әнием бүләге - искиткеч матур ак күлмәгемне киеп, Әлмәттә туганнарымда каршы алдым. Анда да бәйрәм бездәге кебек кызык үтә икән. Тик урамнар матуррак бизәлгән анда. Кая карасаң да, бизәнгән чыршылар җемелди, аның янында - Кыш бабай һәм Кар кызы. Ә кардан ясалган сыннар һәр җирдә! Үзләре шулкадәр матурлар! Без аларны да карап йөрдек, тау шуарга да бардык, әтиләр белән скутерларда да йөрдек! "Панорама"да-
гы кафеда да бәйрәм иттек.
Бәйрәм безнең искә менә шундый булып кереп калды.
Мәликә МОРТАЗИНА,
1 нче мәктәпнең
2 "А" сыйныфы укучысы.
Редакциядән. Рәхмәт, Мәликә. Язмаң барыбызга да бик ошады. Фотосы белән газетада бирергә булдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: