Бөгелмә авазы

Безгә күңелсез түгел.

8нче номерлы «Василек» балалар бакчасы педагоглары үз тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары белән нәтиҗәле аралашуны туктатмыйлар.

Балаларга үзизоляция шартларында өйдә генә тору аеруча авыр. Аларның бер өлеше ни өчен урамга йөрергә чыгарга, балалар бакчасына барырга, дуслары белән аралашырга ярамаганын да аңламыйлар.

 Аларның өйдә торган көннәрен бераз төрләндерү өчен педагоглар барлык чараларны онлайн форматка күчерде һәм #нашанескучнаясамоизоляция" флешмобын башлап җибәрде.

Беренче үзаерымлану атнасы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды һәм “Татарстан тарихы битләре буйлап" онлайн-квест формасында узды. Уен барышында балалар татар язучыларының әсәрләре, республикабызның дәүләт символлары, милли аш-сулары белән таныштылар, шулай ук иҗади эшләр башкардылар: Ватан турында шигырьләр укыдылар, ата-аналар белән бергә «Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән презентация әзерләделәр, рәсемнәр ясадылар, кул эшләре белән шөгыльләнделәр.

«Космонавтика көне" – үз-үзеңне изоляцияләү атналыгының икенче темасы да бик кызыклы һәм танып-белү яггыннан файда белән узды. Педагоглар әлеге тематика буенча мультфильмнар сайлап күрсәттеләр, иҗади рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы оештырдылар.

Киләсе атна – "Җир атнасы". Аның максаты: балаларда экологик культура элементлары, табигатьтә үз-үзеңне экологик яктан грамоталы тоту элементларын формалаштыру өчен шартлар тудыру; балаларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга һәм ресурсларны саклауга юнәлтелгән файдалы эшчәнлеккә кызыксындыру. Педагоглар ата-аналарга балалар белән җир турында шигырьләр өйрәнергә,“чүп-чар Җиргә килешми”, “Хайваннар һәм кошлар – безнең дусларыбыз”, “Чүп-чарга икенче тормыш бирик!”, “Табигать белән бергә!” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрергә киңәш иттеләр; су, туфрак, һава белән өй шартларында үткәрергә мөмкин булган тәҗрибә һәм экспериментлар ясарга булышачаклар.

Шулай итеп, «Василек”та тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен изоляцияләү шартларындагы көннәре гаятҗ  нәтиҗәле уза.

Наталья ЗАПЛЕТАЕВА, өлкән тәрбияче

Фото – бакча сайтыннан  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: