Бөгелмә авазы

Белеп үсәбез

25 сентябрь көнне шәһәребезнең "Батыр" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләре каршында юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре турында хисап тоттылар.

Балалар белән очрашуга Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара апалары Гыйбадуллина да килгән иде. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр кунакларны юлда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклекне сөйләп, балалар бакчасында алган белемнәрен күрсәтеп шатландырдылар. Үз чиратында, Г. Гыйбадуллина ата-аналарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу эшлекле рухта бик җанлы үтте.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: