Бөгелмә авазы

Бармакларны уйнатып

Кече яшьтәге балаларны туган теленә өйрәтү, сөйләм культурасын үстерү мәсьәләләрен чишкәндә төрле ысуллар, алымнар, чаралар кулланыла.

Шундыйларның берсе - бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак
уеннары баш мие эшчәнлегенә, акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә төркем өчен без "Бармак уеннары" җыентыгын төзедек /рәсемдә/. Бармак уен-
нарын саф һавада йөргәндә дә, төркемдә дә гел уйныйбыз. Үз эшебездә бу пособиедән даими төстә һәркайда кулланып, балаларның бармак хәрәкәтләрен
үстерәбез, кәефләрен күтәрәбез. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята, рухи дөньяларын баета.
Алсу АСЫЛГӘРӘЕВА,
Венера ӘХМӘТШИНА,
2 нче "Батыр" балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: