Бөгелмә авазы

“Балаларның иҗади сәләтләренең чыганаклары – аларның бармак очларында.

Образлы итеп әйткәндә, алар бармакларыннан иҗади фикерләрне тукландыра торган нечкә җепләр сузылган.

Ягъни, балаларның нәни учларында никадәр осталык тупланган булса, ул шулкадәр акыллырак була”, – дигән бөек педагог В. Сухомлинский. 
Бу хикмәтле сүзләрне истә тотып, без, шәһәребездәге 8нче “Василек” балалар бакчасының кече яшьтәгеләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләр, түгәрәк эшләрендә традицион булмаган алымнарны да кулланып эш итәбез.  
Әйтик, татар телен өйрәнү белән дә шөгыльләнүче “Тамчыкай” төркемендә 2-3 яшьлек балалар белән эш алып барганда, шундый технологияләрнең берсе – “Су-джок терапиясе” киң кулланыла. 
Су-джок терапиясе алымнары баланың организмын ныгыту, аның сөйләмен яхшырту, кул бармакларындагы вак моторика үсешенә этәргеч бирү, психоэмоциональ хәлен яхшырту өчен кулланыла. Махсус шарлар, белән кулга массаж ясаганда, балалар аерым сүзләрне кабатлыйлар, текст мәгънәсенә туры килә торган хәрәкәтләрне башкаралар. Кешенең уч төпләрендә булган бик күп сандагы биологик актив нокталар бу эшчәнлек вакытында активлаша, бер үк вакытта шар я тупны ике уч арасында әйләндереп-тәгәрәтеп торганда, кул мускуллары да хәрәкәткә килә, ныгый. 
Әлеге технологияне кулланып эшләү өчен күп төрле текстлар тәкъдим ителә, аларның төп өлеше шигъри формада яңгырый. Без эштә шуларны кулланабыз да. 
Тупны мин учта тотам, 
Әрле-бирле йөретәм.
Аннары кулны сыйпыйм, 
Әйтерсең, валчык җыям.
Бармаклар белән кысам,
Песи кебек тырмашам.
Һәр бармакны шулай итеп,
Эшләтергә тырышам.  

Гүзәл НАСЫЙРОВА, тәрбияче
Эльвира ЕФАНОВА фотолары

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: