Мәзәкләр
Ирләрнең хатыннарыннан ишетергә теләгән сүзләре: - Гафу ит, мин хаксыз булганмын икән. - Кадерлем, бик әз эчтең түгелме соң әле? - Мин артык күп сөйләшмимме? - Мин утын ярып керәм әле. - Әниләргә мин үзем генә барам, ә син өйгә дусларыңны җыеп, аулак өй үткәр. - Мин синең исерек чагыңны...
Ирләрнең хатыннарыннан ишетергә теләгән сүзләре:
- Гафу ит, мин хаксыз булганмын икән.
- Кадерлем, бик әз эчтең түгелме соң әле?
- Мин артык күп сөйләшмимме?
- Мин утын ярып керәм әле.
- Әниләргә мин үзем генә барам, ә син өйгә дусларыңны җыеп, аулак өй үткәр.
- Мин синең исерек чагыңны шундый яратам.
- Мин бит акчаны җитәрлек эшлим, бәлки, син эшеңне ташларсың?
* * *
- Ярдәм итегез. Батам. Мин йөзә белмим!
Үтеп баручы:
- Мин дә йөзә белмим, ә бер дә синең кебек сөрән салмыйм, - дип китеп барган.
* * *
Бер әби бала арбасына күз салгач, әти кешегә:
- Абау, күз тимәсен, бигрәк матур игезәкләр! Икесе дә малаймы?
- Юк, берсе генә. Уң яктагысы кавын.
* * *
Әнисе кияүдәге кызын күрергә килгән.
- Кызым, кияү белән начар торасыз бугай. Күршеләрнең әйтүенә караганда, кичә дә талашкансыз.
- Кеше ни димәс, ышанма, әни. Ирем белән өч көн сөйләшкәнем юк инде.
* * *
- Беркөнне урманда куркудан чак кына үлмәдем, - дип сөйли аучы дусларына. - Урманнан бара идем - ни күрим - аяк астында кара елан!
- Шуннан?
- Шуннан шул, җентекләбрәк карасам - ул таяк булып чыкты.
- Таяктан куркып, үлгәндә калдыңмы?
- Юк. Аны үтерергә дип алган таягым елан булып чыкты...
* * *
- Гаепләнүче, юлда тапкан янчыкны сез шул ук көнне полициягә тапшырырга тиеш идегез.
- Полициядә ул көнне беркем дә юк иде, гражданин судья.
- Ә икенче көнне?
- Ә икенче көнне янчыкта берни дә калмаган иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 16:38Татарстанда көннәр җылытачак, буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.6000
-
25 февраль 2021 - 15:36Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.5100
-
25 февраль 2021 - 13:52Бөгелмә «Мин хәтерлим!» республика акциясенә кушылды Йөзләрчә мең кадак безнең хәтер һәм тарихтагы иң куркыныч сугыштан кайтмаган миллионлаган кешеләргә хөрмәт символы булды.4700
-
25 февраль 2021 - 12:22Волонтер Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.4600
-
25 февраль 2021 - 11:43АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах Плановые работы выполнялись в рамках комплексной программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта АО «Транснефть – Прикамье» с учетом требований охраны труда для обеспечения промышленной безопасности производственных объектов.2700
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
25 февраль 2021 - 11:14Бөгелмәлеләр - нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» беренчелеге җиңүчеләре һәм призерларыЯрышлар Әлмәт шәһәрендә оештырылды.9300
-
23 февраль 2021 - 11:24Алексей Песошин Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады «Авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәбез», - диде ТР Премьер-министры.28700
-
23 февраль 2021 - 18:22Татарстанда тагын көчле җил көтелә 24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.22900
-
23 февраль 2021 - 16:43Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.20000
-
24 февраль 2021 - 12:33Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан сулык территориясен төзекләндерүгә 80 млн. сум акча алачак Татарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.17500
-
23 февраль 2021 - 15:13Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.15000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика