Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк (2)

Бер егет армиядән кайта. Үзе гел урысча гына сөйләшкән итенә. Беркөнне күрше егете белән мунча керергә баралар. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала... Солдат: "Довольно!" - ди. Егет аңламаганга салынып, тагын берне тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: "Җитте дип әйтәм...

Бер егет армиядән кайта. Үзе гел урысча гына сөйләшкән итенә. Беркөнне күрше егете белән мунча керергә баралар. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала... Солдат: "Довольно!" - ди. Егет аңламаганга салынып, тагын берне тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: "Җитте дип әйтәм бит!" - дип, ачуланып, ләүкәдән сикереп төшә.

* * *

Элегрәк авылга берәр түрә киләсе булса, юл кырыйларындагы чүп үләннәрен чаптырта торганнар иде.
Бер авылга Табеев кереп чыгасы икән дигән хәбәр килгәч, Хәким бабайны юл кырыйларын чабарга чыгарганнар. Тирләп-пешеп үлән чабып ятканда, аның янына "Волга" белән Табеев килеп туктый да сорый: "Бабай, нигә чабасың моны?" "Ник, син ишетмәдеңмени, безнең авылга Тайба дигән кеше киләсе, шуның өчен дип тырышып яту", - дип җавап бирә бабай.

* * *

Авылга яңа гына радио кергән вакытлар. Нурикамал әбигә дә куялар кара эшләпә радионы. Шулай бервакыт әби күршеләрендә озак кына кич утырып чыга. Кайтып кереп ишек ачуы була, өйне яңгыратып билгесез ир-ат: "Әһә, кайттыңмы?!" - дип кычкырып җибәрә. Әби, өне бетеп, кире чыгып йөгерә. Ул кайтканда, радиодан спектакль барган икән. Шуннан соң радио чоланга чыгарыла.

Реклама

* * *

- Үзең аңламаганны беркайчан да аңлатырга маташма!
- Аңламадым.
- Маташма да!

* * *

Башлангыч сыйныфларда укыганда малайлар матур кызларның башларына портфель белән тондыралар да, соңыннан, үскәч, бу матур кызларның барысы да нигә шыр тиле микән дип, аптырап йөриләр...

* * *

Хатыны иренә телефоннан шылтырата:
- Кадерлем, син анда миннән башка нишлисең?
- Әле монысын, матурым, әле тегесен... Әле менә рюмканы чайкап куйдым.

Теги: мәзәк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: