Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк

Полиция бүлегендә бер ирне кыйныйлар. - Ник кыйныйсыз моны? - дип сорый бүлеккә килеп кергән лейтенант. - Алдаша, кабахәт, адресын дөрес әйтми. Ул биргән адрес буенча барып караган идек: "Монда андый кеше яшәми", - диделәр. - Ә-ә! Ярый алайса, дәвам итегез. Бүлеккә майор килеп кергәч тә нәкъ шундый ук диалог...

Реклама

Полиция бүлегендә бер ирне кыйныйлар.
- Ник кыйныйсыз моны? - дип сорый бүлеккә килеп кергән лейтенант.
- Алдаша, кабахәт, адресын дөрес әйтми. Ул биргән адрес буенча барып караган идек: "Монда андый кеше яшәми", - диделәр.
- Ә-ә! Ярый алайса, дәвам итегез.
Бүлеккә майор килеп кергәч тә нәкъ шундый ук диалог кабатлана. Менә полковник килеп керә:
- Ник кыйныйсыз?
Аңа аңлатып бирәләр.
- Ярар, җитәр, - ди полковник. - Чыгарып җи­бә­регез, үлеп-нитеп куй­магае.
Теге ир көч-хәл белән өенә кайтып егыла. Бераздан күршесе килеп керә:
- Дустым, синнән бер ярты!
- Нинди ярты?!
- Син югында поли­ция­­­­­дән килгәннәр иде. Мин аларга: "Монда андый кеше яшәми", - дип әйттем...
***
Икәү җәннәткә эләгә­ләр.
- Син нәрсәдән үл­дең?
- Унынчы каттан егылып төштем. Ә син?
- Хайван, кая төшкә­нең­не карарга кирәк иде!
***
Карлсон бер ханым янына кунакка керә. Ханым аннан сорый:
- Әгәр ирем кайтса?
- Тәрәзәдән сыпыртам.
- 15 нче кат бит...
- Мин бит Карлсон, очам да китәм.
Шулвакыт ишек ачкан тавыш ишетелә. Хатын сикереп тора да Карлсонны тәрәзәдән болгый. Ире керә:
- Бездә кем бар иде?
- Беркем дә булмады.
- Ә бу кемнең пропеллерлы ыштаны?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: