Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк (8)

Яңа гына өйләнгән яшь кияү әбисенә кунакка барган икән. Әби, кияүгә ярарга тырышып, тәмле-тәмле ризыклар әзерли икән. Кияү: - Әби, бу ни була, ә бусы нәрсә, бу ашамлык ничек атала? - дип, әбисенең теңкәсенә тиеп беткән. Инде дә ап­тырат­кач, әбисе: - "Сорама! Тык!" - ди­гән. Кияү өенә кайткач, әнисе: -...

Реклама

Яңа гына өйләнгән яшь кияү әбисенә кунакка барган икән. Әби, кияүгә ярарга тырышып, тәмле-тәмле ризыклар әзерли икән. Кияү:
- Әби, бу ни була, ә бусы нәрсә, бу ашамлык ничек атала? - дип, әбисенең теңкәсенә тиеп беткән. Инде дә ап­тырат­кач, әбисе: - "Сорама! Тык!" - ди­гән. Кияү өенә кайткач, әнисе:
- Я, улым, әбиең нәрсәләр белән сый­лады соң? - дип сораган.
Улы:
- И-и-и, әни, сыйламаган нәрсәсе калмады инде, СОРАМАТЫКларга ка­дәр пешереп ашатты мине әби!
* * *
Авыру бабалары мич башыннан олы оныгына эндәшә:
- Улым, су гына алып кил әле.
- Кече оныгыңа әйт, суга ул якынрак, - дигән олы оныгы.
- Шул ялкаудан су сорап торасың. Үзең тор да эч, бабай! Бер уңайдан миңа да бирерсең, - дигән кече оныгы.
* * *
- Ял йортында ошадымы?
- Бик тә ошады! Анда шундый начар ашаталар. Хәтта мин җиде килограммга ябыктым…
* * *
- Минем этем шундый акыллы: ишек янына килә дә ишеккә шылтырата һәм мин аны кертәм.
- Ә минеке шылтыратмый…
- И-и, юләр икән этең.
- Юк ла, аның үзенең ачкычы бар…
* * *
Ике пеләш кеше кычкырыша:
- Ә син миннән дә пеләшрәк!
- Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
- Ә синең башың зуррак!
* * *
- Тыңлагыз, сез миннән инде бишенче тапкыр билет сатып аласыз, - ди кассир бер ир-атка.
- Гафу итегез, әмма анда холлга керүгә, ниндидер бер саташкан миннән аларны ала да ерта...
* * *
Бер түрә янына ачулы бер кеше килеп керә дә:
- Хайваннарны саклау җәмгыяте мондамы?! - дип кычкыра.
- Монда… Ә сезне кем дә булса рәнҗеттеме әллә?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: