Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк (5)

Төн уртасы. Полиция сержанты урамда бер ирне туктата: - Кая юл тотасыз, гражданин?

- Әхлак турында лекция тыңларга барам.
- Сез миңа әкият сөйләмәгез! Бу вакытта сезгә кем лекция укысын ди?!
- Хатыным, иптәш сержант…

* * *

Совет заманы. Милиционерлар, студентны туктатып, документларын сорыйлар. Ә те­­­­ге­сенең кесәсендә анализ кәгазеннән башка берни дә булмый.
- Так, - дип укый башлый милиционер, - сидек анализы. Аксым - юк, шикәр - юк, сабын - юк…
- Шикәр юк, сабын юк, - ди икенчесе. - Димәк, алыпсатар (спекулянт) тү­гел, җибәр әйдә…

* * *

Реклама

Юлдан биленә бау буган бер ир бара. Аны полиция туктатып сорый:
- Нәрсә булды?
- Асылынам! Хатыным ташлап китте!
Полиция:
- Алайса, бауны муе­ныңа бәйләргә кирәк.
- Бәйләп карадым да, тын бетә…

* * *

- Димәк, Хәйбуллов, син мотоциклыңны урлаган кешене хәтерләп калдың. Шулаймы?
- Шулай, иптәш капитан. Ләкин, әйдәгез, без аны тотарга ашыкмыйк. Башта ремонтласын, буясын әле ул аны.

* * *

Полициядә бер әбидән сорыйлар:
- Сезне талаган ке­шеләрне таныр идегезме?
- Танымыйммы соң! Аларны көн саен телевизордан күрсәтәләр ич!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: