Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк (6)

Берәү урамдагы полиция янына йөгереп килә: - Әле генә күрше тык­рыкта минем алтын сә­гатемне салдырдылар! - Ник кычкырмадың, ярдәмгә чакырмадың? - Авызымны ачарга курыктым. Чөнки минем утыз ике тешем дә алтын. * * * Бер малай, балык консервасы тотып, чаттагы полиция янына килә: - Абый, ачып бир әле шушы нәрсәкәйне....

Реклама

Берәү урамдагы полиция янына йөгереп килә:
- Әле генә күрше тык­рыкта минем алтын сә­гатемне салдырдылар!
- Ник кычкырмадың, ярдәмгә чакырмадың?
- Авызымны ачарга курыктым. Чөнки минем утыз ике тешем дә алтын.
* * *
Бер малай, балык консервасы тотып, чаттагы полиция янына килә:
- Абый, ачып бир әле шушы нәрсәкәйне.
Полицейский таягы бе­­­­-
лән консерва банкасына шакый:
- Әй, ачыгыз, поли-
ция!
* * *
- Полицейскийларның шинель җиңнәренә нәр­сәгә дип төймә тагалардыр инде?
- Җиңнәре белән борыннарын сөртмәсеннәр өчен.
- Ә нишләп бик ялтырыйлар соң алар?
- Борыннарын сөрткә­ли­ләр шул һаман да.
* * *
Тукталышка китәргә җыенган автобус янына берәү йөгереп килә дә:
- Җәмәгать, бу нинди автобус?
- Мерседес…
- Юкла, нумеры нинди?
- A169BC 16rus

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: