Бөгелмә авазы

Берничә мәзәк

Берәү сукыр хәерчегә акча тондырган да, тегесенең акчаны алып, кесәсенә тыкканын күреп: - Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?! - Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кино карарга киткән иде, миңа үзе өчен утырып торырга кушты. Ә үзем мин телсез… * * * Бик кысмыр бер...

Берәү сукыр хәерчегә акча тондырган да, тегесенең акчаны алып, кесәсенә тыкканын күреп:
- Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
- Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кино карарга киткән иде, миңа үзе өчен утырып торырга кушты. Ә үзем мин телсез…
* * *
Бик кысмыр бер кеше тотылган автомобиль сатып алырга карар кыла. Бәясе хакында озак кына сатулашканнан соң ул сорау бирә:
- Ә бензинны күп ашыймы?
- Нинди бензин, нинди бензин! Йөз чакрымга нибары бер кашык!
Теге кешенең бик күңеле булып, машинаны алып китә, ләкин бераздан кире әйләнеп килә:
- Сез бер кашык дигән идегез: ашныкымы, балныкымы?
* * *
Базарда бер сатучы:
- Йомыркалар өч сортлы, - дип аңлата. - Боларының унысы - ун сум, болары - сигез, мондыйлары биш сум гына.
- Нәрсәсе белән аерылалар соң алар? Зурлыклары беләнме?
- Юк. Ун сумлыклары тавык оясыннан алынган гына әле. Сигез сумлык­лары арасында сөрсегәннәре очрый, биш сумлыклары арасында яңалары очрый...

Реклама
Теги: мәзәк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: