Бөгелмә авазы

Елмаеп алыйк әле

Ата-анасы җиде яшьлек Айнурны беренче тапкыр мәктәпкә өстери. Айнур аяк терәп карыша: - Нәрсә өчен?! Унбер елгамы!    Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә. - Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай? Куркуга төшкән ир кеше: - Минме? - дип сорый. - Тынычланыгыз, мин...

 
Ата-анасы җиде яшьлек Айнурны беренче тапкыр мәктәпкә өстери. Айнур аяк терәп карыша:
- Нәрсә өчен?! Унбер елгамы!
  
Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
- Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
- Минме? - дип сорый.
- Тынычланыгыз, мин - укытучы.
  
Юлда "Ока" ватылып кала. Моның янына бер "Мерседес" туктый да аны тагып алып барырга ризалаша. Шунда "Ока" йөртүчесе болай ди: "Син артык каты чапма, әгәр куркыта башласа, мин сиңа фараларымны кабызып хәбәр бирермен". Менә алар кузгалып китә. Ике машинаның трассадан баруын күреп калган берәү сөйли: "Кара әле, бүген бер "Мерседес"ны күрдем, сәгатенә 160 чакрым тизлек белән чаба. Ә аның артыннан, бер дә калышмыйча, "Ока" җилдерә. Нинди мотордыр анда, бер тавышы да чыкмый. Җитмәсә, арттан ут белән яктыртып, "Мерседес"тан юл бирүне таләп итә".
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: