Бөгелмә авазы

Журналист теленнән: Язганым бар, күргәнем юк... иде әле *яки мин ничек гаепсездән гаепле булдым

Шушы көннәрдә редакциябезгә вакытында шәһәребезнең төрле басмаларында журналист булып эшләгән Азат Мозаффаров килеп керде. Юл уңаеннан кереп, элек бергә эшләгән хезмәттәшләр белән күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып чыга торган гадәте бар аның. Һәр нәрсәгә үз карашы булган үзенчәлекле бу шәхес белән сәгать буе төрле темага гәпләшеп утырырга мөмкин. Бу юлы исә Азат...

 

Шушы көннәрдә редакциябезгә вакытында шәһәребезнең төрле басмаларында журналист булып эшләгән Азат Мозаффаров килеп керде. Юл уңаеннан кереп, элек бергә эшләгән хезмәттәшләр белән күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып чыга торган гадәте бар аның. Һәр нәрсәгә үз карашы булган үзенчәлекле бу шәхес белән сәгать буе төрле темага гәпләшеп утырырга мөмкин. Бу юлы исә Азат безгә күптән түгел үзе белән булган бер вакыйга турында сөйләде (аның сөйләгәннәрен сезгә сүзгә-сүз җиткерергә булдык). Билгеле, беренче карашка, ул сөйләгән күренеш белән кешене шаккатыра алмыйсың: "гади" кыйнау-сугу түгел, үтерешләр турында да һәр көнне ишетеп, телевизордан күреп, күңелләр "каешланган" инде безнең. Әмма... кинодан күрү, телевизордан карау бер хәл, ә монда үз шәһәреңдә таныш кешеңнең шундый хәлгә юлыгуы - бөтенләй башка. Иң аянычы шул, мондый хәлгә һич көтмәгәндә, һәркемнең юлыгуы ихтимал...

 

"Якшәмбе көн иде ул, 20 март көне. Көндезге сәгать беренче киткәч, хатыным белән Радищев урамындагы мунча янына барып туктадык (саунада чабынып, тәнгә шифа алмакчы идек). Инде машинабыздан чыгарга әзерләнеп кенә беткәндә, уң яклап тагын бер машина килеп туктады. Ул минем "туксан тугызлы"га шундый якын килеп туктады, хатыным ишекне ачып чыгарлык түгел иде. Шуңа, ачуы чыгып, теге машина шофёрына нидер әйтте. Тегесе исә бик тупас җавап бирде. Минем бер генә дә кәефне бозасым килми иде, шуңа хатыныма да "Ярар, юк өчен тарткалашма, хәзер карыйм да, урын булса, машинаны икенче җиргә күчереп куям", - дип, ишекне ачып җиргә бастым.

Менә шунда минем өчен мәхшәр башланды. 55 ел яшәп, мондый да мәгънәсез тарткалашны минем күргәнем юк иде әле. Руль артында утырган егет җәлт кенә машинасын артка бирде дә, кабинасыннан сикереп чыкты да, аты-юлы белән сүгенеп, минем якка ташланды. Мин аңа юк-бар өчен бу чаклы тавышланып торасы түгел, хәзер икенче җиргә күчерәм машинаны дип, аңлатмакчы булдым. Ә ул минем ни әйткәнне бөтенләй ишетмәде дә булса кирәк: "Нәрсә дидең?" - дип, каты сүгенеп, изүемнән эләктереп тә алды. Мин артка чигенеп, аннан ычкынмакчы гына идем, йодрыгы белән битемә китереп тә "сылады", аннары шунда ук бер тында күкрәгемә китереп сукты. Аяктан егылуга, типкәләп ташларга әзер иде. Әмма шул вакытта: "Ни эшлисең?!" - дип, ачы кычкырып, машинадан хатыным сикереп чыкты. Аларның үз машинасында утырган ханым да юлдашын тынычландырырга тырышкандай, ялынып нидер әйтте, тик кая ул аны ишетү, дәһшәтле караш, яман сүзләр белән минем хатынга таба юнәлде бу. Менә монда инде мин хатыныма да шулай ныклап сугар дип, чынлап торып курыктым. Авырлык белән генә күтәрелеп, аякка бастым һәм әзмәвердәй ирне этеп җибәрмәкче булдым. Шуннан соң инде ни булганы - төштәге кебек кенә. Кай арада миңа таба борылган, кай арада кулын күтәргән - күземнән утлар сибелгәнен генә хәтерлим. Әллә бер сукты, әллә ике... Маңгайдан шарлап кан китте, күзем күрмәс булды. "Күзне чыгардың бит, хәшәрәт!" - дип кычкырганым, аннары хатынга полиция чакырырга кушканым истә. Кан күргәч, бу сүзләрне ишеткәч, "шәп егет" шым булды, диделәр. Менә шуларның барысы да, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы - нибары минут-минут ярымга сыешкан вакыйгалар. Калганы - шуның дәвамы...

Ә дәвамы болай. Полиция чакыртылды, "Ашыгыч ярдәм". Шунысына да игътибар иттек: полиция бик озак көттереп кенә килде. Аларны көткән арада хатыным белән икебез әллә каян гына килеп чыккан (теге егет ярдәмгә чакырган булса кирәк) бер төркем шикле егетләрнең мәсхәрәләүләрен, куркытуларын, янауларын тыңлап утырырга мәҗбүр булдык. Ниһаять, иске генә "Нива" машинасында полицейский (участковый булып чыкты ул) килеп җитеп, күрсәтмәләр ала башлады. Мин, билгеле, үземә кул күтәргән иргә карата җинаять эше кузгатуларын сорап, гариза яздым. Әйе, мондый эшне җинаять эше дими, ничек атыйсың? Ул чакта мин бу вакыйгаларның алга таба, ничектер, бөтенләй башка төсмер алачагы турында уема кертеп тә карамадым. Шаһитлар дә җитәрлек: мунчада эшләүчеләр икенче каттан барысын да күреп-күзәтеп тордылар, ә безне алар таныйлар, чөнки юынырга гел шунда йөрибез. "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре җәрәхәтләремне, дүрт урыннан җөй ясап, тектеләр. Полицейский да булды, ул да нәрсәнең ничек икәнен күрде, язды.

Әмма шулай да иң кызыгы алда булып чыкты әле. Бер атна чамасы вакыт узуга, алдагы шимбәдә миңа берәү шылтыратты, үзен участковый дип таныштырды, аннары миңа һөҗүм иткән бәндәнең үзе дә гариза язганлыгын әйтте, ул мине кыйнаган түгел, без икәү кара-каршы сугышканбыз икән бит! Мин аны ямьсез сүзләр белән мәсхәрәләгәнмен, аннары, бичараны, шундый итеп "дөмбәсләгәнмен", хәтта баш мие селкенгән, күңеле болганып, косып җәфаланган, аңын да югалткан булган икән мескен! Симптомнары бик дөрес, билгеле, интернеттан күчергән кебек! Тагын әллә кай төшләренә зыян салганмын икән әле. Менә шуларны әйткәч, моңа чаклы язган гаризамны кире алырга тәкъдим иттеләр, озак кына үгетләделәр. Мин риза булмагач, эшне килештерү судьяларына тапшыруны сорап, тагын бер гариза язарга куштылар (җинаять җаваплылыгы каралган маддә буенча кузгатылган эштә килештерү хөкемдарларының ни катнашы барлыгы гына аңлашылмый, әлбәттә). Менә шулай итеп, тиктомалдан бәйләнеп, сугып күземне чыгара язган үземнән 20ләп яшькә яшьрәк, бер башка биегрәк, сугышырга оста, ә димәк, җитезрәк тә, көчлерәк тә булган ир-егетне "кыйнап ук" ташлаганмын икән әле. Килешәсездер, бер белмәгән кешене дә ышандыру кыен моңа. Менә шулай гаепсездән гаепле булдым да куйдым...

Очраклы хәлме бу? Юктыр, мөгаен, мондый хәлләр сирәк күренеш түгел, күрәмсең. Вакыйгаларның ниндидер җайга салынган эзлеклелектә барганы көн кебек ачык: бичара зыян күрүчеләрне башта сугыш чукмарының дуслары куркыта, яный, аннары үзләре белгән юллар белән медицина белешмәсенә ия булалар, ә шуннан соң... Күрәмсең, кешеләрнең күбесе мондый басымга түзә алмый, ә кыланмышы өчен җавап тотмаган "пәһлеван" азганнан-аза бара. Кеше кылган кыңгыр гамәле өчен җәза алмый икән, ул алга таба да кылачак андый җинаятьләрне. Монысын мин тәгаен беләм, чөнки 20 елдан артык журналист булып эшләү дәверемнең дистә елдан артыгын криминаль хроника темасына багышлап, бу темага берничә йөз мәкалә-язма әзерләгән, вакытында Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең дә, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрының да Мактау грамоталары белән бүләкләнгән кешемен. Һәм кемдер миңа тиктомалдан җиргә егып салып, мие селкенер дәрәҗәгә җиткереп, башына тибә-тибә үзен кыйнады дип ялган гаеп тагамы?! Уйлап кына карагыз, мин бит ниндидер низаг хәл итәргә түгел, ә кайнар ләүкәгә менеп, рәхәтләнеп чабыну ләззәтен күзаллап, яхшы кәеф белән хатынымны ияртеп мунчага килүче кеше! Нинди агрессия булсын миндә?! Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас хәл бит бу...

Бу яман вакыйга "герое" кебекләрнең җәмгыять өчен җитди куркыныч тудыруларына шигем юк минем. Хәер, ахыр чиктә, иртәме-соңмы, мондый агрессияләре андыйларның үзләренә үк кайта, билгеле. Борынгылар әйтмешли, кыланмышлары үз башына була. Әмма, ни кызганыч, ул көн җиткәнче андыйлар тыныч һәм киң күңелле кешеләргә күп газаплар, зыян салырга, кайгы-хәсрәт китерергә өлгерәләр. Шуңа күрә дә җәмгыятебез өчен гаять куркыныч булган мондый күренешкә каршы бары тик законлы юл белән генә көрәшергә кирәк. Җинаять җәзасыз калмасын, җинаятьче тиешле җәзасын алсын дигән төп принциптан тайпылмау шарт. Эзлекле төстә һәм кырыс итеп, бернинди компромиссларсыз эш итү зарур. Бары тик шул очракта гына андыйлар үзен "дөнья кендеге" дип хис итә алмас, көпә-көндез җинаятьчел гамәлләрен дә кыла алмас иде. Кемнедер куркытып яшәргә күнеккән бәндә үзе куркырга тиеш, әйе, Законнан куркырга тиеш андыйлар. Кем әйтмешли, кухняда тараканнар бар икән, бөтен кухня аларныкы дигән сүз түгел бит әле ул. Мин бу сүзләрне матур яңгыраган өчен түгел, чын күңелдән инанып әйтәм, чөнки мәгънәсезлек корбаны булуның нинди газап икәнен бик ачык татыдым.

Сүз соңында. Үземнең ышанычлы чыганаклардан ачыклануынча, югарыда бәян иткән вакыйганың "герое" полицейский улы икән (хәзер әтисе ул эштә түгел инде). Һәм үз-үзен тотышында мондый "сәер" хәлләр булгалаган инде. Аның әрсезлеге, үз-үзенә артык ышанып кылануы, алга таба ни эшләргә икәнен ачык белеп эш итүе, шуннан чыгып, аңлашыла булса кирәк. Җәзасызлыкны тою ышаныч бирә аңа.

Күз алдына китерү дә кыен, милиционер улы булу "өстенлегеннән" файдаланып, күпме кешеләрне зар елаткандыр ул адәм актыгы?! 35 яшенә җитеп, әле беркайда да басылып кына эшли алмаган типсә тимер өзәрлек әзмәвердәй ирнең бөтен мавыгуы шулай үзенә каршы тора алмаганлыкларын белеп, бер гаепсез кешеләрне рәнҗетүдән гыйбарәттер инде. Ә инде зыян күрүче як гаделлек эзли башласа, аның үзен гаепләргә мөмкин. Алай гынамы әле, минем белән булган очрактагы кебек "баш мие селкенгән чакларда" әхлакый зыян өчен акча да түләтергә була бит әле! Шәп бизнес, сүз дә юк (гаилә бизнесы гына була күрмәсен инде берүк). Минем урында булып караган башка корбаннарның хәлен аңлау кыен түгел: көпә-көндез кыйнап ташласыннар да, гаделлек эзләгән арада үзеңне талап та куйсыннар... "Законлы юл" белән бит әле, җитмәсә! Мондый очраклар өчен ялган шаһитлар җыю алар өчен берни түгел. Моны инде Алладан да курыкмый, кешедән дә оялмый торган бәндәләр генә эшли ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: