Бөгелмә авазы

Завод яшьләрне көтә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан яшьләр, шул исәптән уку йортларын тәмамлап чыкканнар арасында эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән берничә программа эшләнеп, гамәлгә куелды. Болар: һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең республикакүләм комплекслы-максатчан программасы; "2011-2013 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләренә белгечләрне җәлеп итү һәм беркетеп калдыру максаты белән эшче һәм...

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан яшьләр, шул исәптән уку йортларын тәмамлап чыкканнар арасында эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән берничә программа эшләнеп, гамәлгә куелды. Болар: һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүнең республикакүләм комплекслы-максатчан программасы; "2011-2013 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләренә белгечләрне җәлеп итү һәм беркетеп калдыру максаты белән эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру" программасы.

Илһам МИНҺАҖЕВ,
халыкны эшкә урнаштыру
һәм мәшгульлек үзәге директоры.
Әлфинур Шәвәлиева
тәрҗемәсе.

Әлеге программаларны
гамәлгә ашыру йөзеннән, Бө-гелмәнең халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәге укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Мәктәпләрдә, "Синең һөнәри омтылышың" программасы кысаларында, лекцияләр укыла, "Кем булырга?" автоматлаштырылган комплекслы программасы нигезендә, тестлар уздырыла. Авылларда һәм үзәктән ерак урнашкан мәктәпләрдә укучылар өчен "Мобиль офис" файдаланыла. Мәктәпне тә-мамлаучылар өчен ел саен "Мәгариф. Карьера" дип атала торган ярминкәләр оештырыла, анда укучылар төрле уку йортлары, аларга кабул итү тәртипләре белән танышалар, тест узалар, хезмәт базарындагы хәлләргә бәйле яңалыкларны беләләр. Әлеге юнәлештә алып барыла торган нәтиҗәле яңа чараларның берсе - чыгарылыш сыйныф укучыларын шәһәр предприятиеләренә экскурсияләргә йөртү.
Быел 13 нче мәктәпне тәмамларга җыенучы яшьләр, мәсәлән, агымдагы елның 14 декабре көнне "Бөгелмә электр насослары" ачык акционерлык җәмгыятендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне, аларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатыннан, Бөгелмәнең халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәге белгечләре оештырды.
Персонал белән идарә итүче директор Эльмир Илгизәр улы Гыйльманов белән кадр-лар бүлеге начальнигы Марат Борһанетдин улы Юнысов укучыларны төп җитештерү тармагының участоклары, цехлары, җитештерә торган продукция, программа ярдәмендә идарә ителә торган заманча станоклар, нефть чыгаруда кулланыла торган батырма җиһазларны ясау, ремонтлауның технологик процесслары белән таныштырдылар. Укучыларга шулай ук заводның оешу, җитештерүнең үсеш һәм модернизациялә-нү тарихы, предприятиедә үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгеләре, завод хезмәт ияләренең ялы һәм мәдәни тормышы турында да мәгълүмат бирделәр. Яшьләрне предприятие җитәкчеләренең бел-гечләрне килешү нигезендә максатчан әзерләү турындагы тәкъдимнәре бигрәк тә кызыксындырды.
Укучылар алдында Бөгел-мәнең халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәге директоры И.Минһаҗев та чыгыш ясады. Ул хезмәт базарындагы вәзгыять турында әйтеп узды, белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим арасындагы дисбалансны аңлатты, нинди эшчеләргә, инженер-техник белгечләргә кытлык булуы, яшьләр өчен эшли торган махсус программалар турында сөйләде.
17 декабрь көнне чираттагы экскурсия 5 нче урта мәктәпнең 10 һәм 11 нче сыйныф укучы-лары өчен Бөгелмә механика заводында узды.
Башта укучыларга завод турында фильм күрсәтелде, анда эшләүче белгечләр чыгыш ясады. Заводның кадрлар бүлеге начальнигы Руслан Әбүзәр улы Җәләлетдинов шәхсән үз мисалында һөнәри үсеш юлы турында бик кызыклы итеп сөйләде. Ул егет-кызларны нинди белгечлекләр буенча эшче һәм инженерларга ихтыяҗ кичерүләре, заводның үзендә торып, Башкорт дәүләт университеты базасында квалификация күтәрү мөмкинлеге булуы турында бәян итте. Бу югары уку йорты заводта кытлык аеруча сизелә торган "Аппарат төзелеше", "Механоэшкәртү", "Машина төзелеше технологиясе" белгечлекләре буенча һөнәр ияләре әзерли икән. Балалары укый торган әти-әниләргә, яисә заводта эшләүче студентларга укуларына түләр өчен процентсыз ссуда да бирелә.
Заводта эшләүчеләрнең
40 процентын яшьләр тәшкил итә. Хәзерге вакытта заводка техник белгечлек ияләре, шулай ук кою цехында эшләр өчен белгечләр җитешми икән.
Бөгелмә машина төзүчеләр техникумын тәмамлаучыларга заводка эшкә урнашуда тоткарлыклар юк. 4 нче курс студентлары укуны биредә эш-практика белән аралаштырып баралар.
Хәзер заводта бу техникумны тәмамлаган 177 кеше эшли, аларның 82се - инженер-техник вазифаларда, 95е эшче һөнәр ияләре буларак хезмәт куя.
Өлкән мастер Вадим Пет-рович Палянин чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин икәнлеге, кайсы һөнәр ияләренә сорау зур булуы, заводта практика үтү тәртибе, КГТУ - техник һәм технологик югары уку йортларында (элеккеге КАИ һәм КХТИ) белем алуны дәвам иттерү мөмкинлекләре турында тәфсилләп аңлатты.
Яшьләр комитеты рәисе Арсен Илсур улы Кәримов һәм яшь белгечләр советы рәисе Эльвира Илдар кызы Фәхретдинова, хезмәт биографияләрен бәян итеп, үзләренең өйрәнчек булып эшкә килүләреннән алып, бүгенге көндә биләгән урыннарына кадәр хезмәт баскычыннан ничек күтәрелүләре хакында сөйләделәр. Завод яшьләренең тормышы, һөнәри осталык конкурслары, спорт ярышлары турындагы темаларны да алар яктыртты.
Заводта эшләү, ял итү, хезмәт юлында үсү өчен яхшы шартлар тудырылган, зур мөмкинлекләр бар, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә дә җитди игътибар бирелә. 2012 елда гына да яшь белгечләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен
3 миллион 600 мең сум акча тотылган.
Бөгелмәнең халыкны эш-
кә урнаштыру һәм мәшгуль-лек үзәге директоры Илһам Шәфигулла улы Минһаҗев мәктәпләрнең чыгарылыш
сыйныф укучыларына үз һө-нәрләрен һәм белгечлеклә-рен сайлау юлында ялгышмауларын теләде, шәһәр предприятиеләрендә эшләү һәм, гомумән, ил икътисадын күтәрү өчен кирәкле һәм файдалы булырлык белгечлекләр сайларга киңәш итте.
Цехларга экскурсия башланыр алдыннан егет-кызлар башта техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр, аннары производство цехларында һәм участокларында булып, кечкенә генә детальләрдән башлап, олы-олы цистерналар һәм җиһазларга кадәр ничек ясалуларын үз күзләре белән күрделәр.
Экскурсиядән соң әлеге чарага йомгак ясалды, уку-чыларның тәкъдимнәре-фи-керләре тыңланды, заводта оештырыла торган чараларда катнашырга теләк белдерүләре дә исәпкә алынды. 2013 елның язында узачак һөнәри осталык конкурсына килеп, алар ярышларны үзләре күзәтергә килештеләр.
Предприятиеләрдә квалификацияле эшче-белгечләргә кытлык зур булуга укучыларның игътибарын җәлеп итү максатында, мондый экскурсияләр оештыру киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Очрашуларның инде графигы төзелгән, ният буенча мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәребездәге барлык зур предприятиеләрдә дә булып чыгачаклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: