Бөгелмә авазы

Заман белән бер адымда

Бүгенге көн шартларында сейсмик эзләнү эшләренең уңышы, иң беренче чиратта, кыр партияләренең техник җиһазлану дәрәҗәсенә, аларның мобильлегенә, техниканың ремонт сыйфатына турыдан-туры бәйле. Шул нисбәтләрдән, "ТНГ-Групп" җәмгыяте составында "Геосервис" идарәсе уңышлы эшләп килә. Идарә белгечләре, кыр партияләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатында, техникага һәм барлык төр җиһазларга капиталь һәм агымдагы ремонт...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Идарә тарихы тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Киләсе елга дөньяга танылган "ТНГ-Групп" җәмгыяте үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә икән, аның тарихы да нәкъ менә шул дәверләргә алып китә. Ул иң элек геофизик ремонт-комплектацияләү конторасы исеме белән йөртелә, аннан - "Татнефтегеофизика" берләшмәсенең җитештерүдә хезмәт күрсәтү базасы, соңрак геофизик эшләр өлкәсендә җитештерү-техник хезмәт күр-сәтү идарәсе буларак эшли. 2006 елда үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, аның составыннан 4 бүлек аерылып чыга. Шулар рәтендә булган "Геосервис" идарәсенең бүгенге көндәге эш рәвеше хакында тулырак мәгълүматны аның җитәкчесе Николай Александрович
Романов (рәсемдә) белән корган әңгәмәдән белербез.
- Үзегез җитәкләгән бү-лекнең ниләр белән шөгыль-ләнүе хакында берничә сүз...
- Идарәнең үзенчәлеге киң профильлелектә чагыла. Аның составындагы иң мөһим бүлекчәләрнең берсе - махсуслаштырылган геофизик остаханә-лабораториясе. Алар сейсмик эзләнүдә кулланыла торган махсус геофизик җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Вазифаларына катлаулы сейсмостанция, сейсмовибраторлардан алып, көнкүреш телевизорлары, суыткыч, кондиционерлар төзәтүгә кадәр керә. Алар бүлекчәләрдән килеп ирешкән гаризалар буенча үзебезнең шәһәребездә генә түгел, җәмгыять бүлекчәләре
составына кергән Татарстан районнарында да эшлиләр, ерак Себергә дә барып җитәләр, ки-рәк икән, Африка төбәкләрен-дә дә хезмәт күрсәтәләр. Бү-генге көндә белгечләребез Үзбәкстанда эшлиләр. Моннан тыш, безнең составта энергия-механика участогы да бар. Ул шәһәрдә җәмгыять карамагында булган барлык җитеште-рү базаларының эшчәнлеген тәэмин итә. Шулай ук элек мөстәкыйль эшләгән "Сос-новка" ял базасы да быелның гыйнвар аеннан "Геосервис" идарәсе составына кертелде. Без "ТНГ-Групп" җәмгыяте бүлекчәләренең матди-техник яктан тәэминаты белән дә шөгыльләнәбез. Идарә составындагы үзәк склад, ашханә, сәламәтлек пункты нәкъ менә шуны ачык дәлилли.
- Әлеге дәвергә булган үзенчәлекле проектларыгыз турында сөйләп үтсәгез иде?
- Предприятиебез башкар-
ган зур эшләргә килгәндә, без үткән ел җылылык белән тәэмин итү системасын ре-конструкцияләү эшен башладык һәм быел аны ахырына җиткердек. Элек үзәк котельныйда иске җиһазлар кулланып эшләү сәбәпле, нәтиҗәлелек (КПД) 75 процент тәшкил итсә, алар заманча җиһазларга алыштырылып, куллану эффектлылыгын үстерүгә ирештек һәм нәтиҗәлелекне 94 про-
центка җиткердек. Үткән ел күрсәткечләре буенча, эш нәти-җәләре физик күләмдә газны куллануның, алдагы ел белән чагыштырганда, 14,9 процентка кимүен күрсәтә.
Тагын да бер алгарыш - махсуслаштырылган геофизик остаханә-лабораториясе өчен эшне җиңеләйтү һәм нәтиҗәлелекне арттыру максатыннан, термоавтомат булдырдык. Якын арада аны кулланышка тапшырырга уйлыйбыз. Элек барлык ремонт эшләре дә: ябыштыру, урау-бәйләү, изолента белән эшкәртү кулдан эшләнсә, хәзер ремонт эшләре автоматлаштырылды. Билгеле инде, бу җиһазның сыйфатын һәм нык-лыгын арттырачак. Тагын бер уңайлылык - котельныйлар диспетчерлаштырылды. Хәзер һәрбер кече котельныйда тапшыргычлар урнаштырылган. Алар ярдәмендә һәм кәрәзле элемтә системасын кулланып, сигнал төп компьютерга килеп ирешә. Шул рәвешле, оператор һәм дежур бригада кайда нинди кимчелекләр барлыгын күрә, ачыклый һәм кирәкле урынга юл ала. Мондый система тәүлек әйләнәсе кизү торучы машиналар өчен тотылган чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде.
Эш күләменә килгәндә, хезмәтебезнең үзенчәлеге - җәмгыятебез бүлекчәләренә хезмәт күрсәтеп, чыгымнарны киметү. Саннарга күз салсак, 2011 һәм 2012 елның 10 ае-
на мөнәсәбәттә караганда, җитештерү күләме - 142, ә үз-кыйммәт 128 процентка үсте,
14 процент файда алдык.
- Үз карамагыгызга алган "Сосновка" ял базасында нинди эшләр башкарыла?
- Быел "Сосновка"да, җәйге сезонга әзерлек кысаларында, зур ремонт эшләре үткәрелде: 1 нче һәм 2 нче кор-пусларның түбәләрен алыштырдык, ашханә тулысынча
ремонтланды (рәсемдә), яңа җиһазлар белән тулыланды. Әле моның белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз. Җәмгыятебезнең 60 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек барышында яңа елның гыйнварыннан чагыштырмача искергән
1 нче һәм 2 нче корпусларда капиталь ремонт уздырылачак.
Барлык сантехника, электр, түшәм, стеналардан алып, җи-һазларны алмаштыруга кадәр эшләр башкарылачак. Актлар залы да яңартылачак. Билгеле инде, барлык яңарышлар җәйге чорда - балалар, ә кыш көне үзебезнең хезмәткәрләребез һәм аларның гаиләләренең уңайлы ялында чагылыш табар дип ышанабыз.
- "Геосервис" идарәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?
- Коллективыбыз үзенең хезмәт нәтиҗәсе белән кызыксынган бердәм профессио-наллар командасын тәшкил итә. Хезмәткәрләр тарафыннан мондый караш җәмгыятькә киләчәккә ышанычлы атларга, ниндидер перспектив проектлар эшләргә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинчелек бирә. Безнең махсуслаштырылган гео-физик остаханә-лабораториясе белгечләре сейсмостанцияләр, сейсмовибраторлар өлкәсендә бөтен "ТНГ-Групп" җәмгыяте буенча иң нәтиҗәле эшләүче профессионаллар дип горурланып әйтә алам. Үз эшенең осталарына килгәндә, гомерләрен җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган остазларыбызны - алтын баганаларыбызны билге-ләп үтәсе килә. Алар рәтендә җәмгыятьтә 1974 елдан бирле көч куючы, махсуслаштырылган геофизик остаханә-лабораториясендә слесарь булып эшләүче Тәлгатъ Насыйбуллинны, инженер, быелгы
ел нәтиҗәләре буенча компания бүлекчәләре арасында үткәрелгән җитештерү ярышында "ТНГ-Групп" ҖЧҖнең иң яхшы инженер-электрончысы" номинациясендә җиңүче Сергей Степкинны, әйдәп баручы инженер Алексей Черепановны аерып үтәргә була. Шулай ук үтә тәҗрибәле хезмәткәр, энергия-механика участогы начальнигы Виктор Уляковны да әйтеп үтми ярамас. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү системасы модернизацияләнде һәм котельныйларны диспетчерлаштыру процессы тормышка ашырылды. Гомерләрен җәмгыятькә хезмәткә багышлаган гаиләләр дә шактый. Алар рәтендә гомуми хезмәт стажы 108 ел бул-
ган Метряевлар гаилә динас-тиясен билгеләп үтәсе килә.
- Җәмгыять коллективындагы күркәм традицияләр турында ни әйтерсез?
- Алдан билгеләп үткәнчә, предприятиебезнең нигез салынуына да тиздән 60 ел тула. Шуңа күрә монда шәһәрдә генә түгел, мөгаен, Татарстанда, Россия оешмаларында күзәтелми торган матур тра-дицияләр яши. Биредә ветераннарга зур хөрмәт күрсәтәләр. Күп гаиләләр кечкенә балалары белән кырларда торып эшләгәннәр. Ул нәниләрнең күбесе, әти-әниләреннән эстафетаны кабул итеп алып, бүген үзләре җәмгыятькә тугры хезмәт итә. Җитештерү мәсьәләләренә килгәндә, алар да бик мавыктыргыч, кызыклы. Миңа кызу Африка шартларында эшләргә туры килде. Биредә коллектив бик нык берләшә, хезмәткәрләр арасында үзенчәлекле мөнә-сәбәтләр урнаша, кешеләр мондый авыр шартларда бер-берсен кыен хәлдә калдыр-
маска һәм бердәм команда
булып эшләргә тырыша. Ничек кенә булмасын, коллектив үз алдында торган мәсьәләләрне уңышлы тормышка ашырып килә.
- Бүгенге көндә үз алдыгызга нинди максатлар куясыз?
- Без үзебезнең алга куелган күрсәткечләрне - җитештерү планын югары сыйфат белән башкару өчен барысын да эшләячәкбез. Яңа җиһазларга килгәндә, якын араларда махсуслаштырылган геофизик ос-таханә-лабораториясендә ти-
мерчыбыксыз кыр җиһазы тех-нологиясе кулланыла башлая-
чак. Аның ярдәмендә җир ярсынуын теркәүче прибор сигналлары сейсмостанциягә чыбыклар яки кабельләр аркылы түгел, ә радиодулкыннар ярдәмендә килеп ирешәчәк. Мондый җиһаз инде - сатып алу этабында. Әлеге ысул - яңа технологияләр үзләштерүдә бик мөһим юнәлеш. Шулай ук бина-корылмаларга капиталь ремонт ясау буенча да планнар бик зурдан. Кыскасы, барысы да яхшы һәм уңышлы булсын өчен бар көчебезне куеп эшләячәкбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: