Бөгелмә авазы

Заман белән бер адымда

11 май көнне Бөгелмә Мәгариф хезмәткәрләре йортында Бөтендөнья шәфкать туташлары көненә багышланган конференция булып үтте.

Светлана ФӘХРИЕВА,
"Бөгелмә үзәк хастаханәсе" оешмасының
җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге белгече.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

"Шәфкать туташлары эшендә тикшеренүләрне оештыруга заманча якын килү" темасына үткәрелгән киңәшмәдә шәфкать туташлары да, акушерлар, фельд­шерлар да фәнни хезмәтләре белән чыгыш ясадылар. 4 кешенең доклады, мәсәлән, ярдәм күрсәтүнең заманча алымнарын аңлатуга багышланган иде. Чарада катнашучылар кан тамырлары авырулары үзәгендә, яшьләр клиникасында, сәламәтлек саклау үзәгендә һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә эшләүче урта медицина хезмәткәрләренең көндәлек эштә алдынгы технологияләрне ничек куллануларын белделәр.

Бүгенге көндә "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт учреждениесендә барлыгы 1630 кеше эшли, шуларның 862се - урта медицина хезмәткәре. 2011 елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаган тагын 19 кеше алар сафына басты.

Баш табиб Иршат Измайлов фельдшерларның авыр хезмәте, кеше гомерен саклап калуда алар башкара торган биниһая авыр эш турында бәян итте.

Иң яхшы хезмәткәрләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, чәчәкләр тапшырдылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: