Үз агачыңны утырт!

Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Бу ир егетләргә генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. Табигать кешене тудырган, туендырган, эчәргә су, суларга һавасын биргән. Без һәммәбез - табигатьнең бер бөртеге. Без дә аңа карата битараф калмаска тиеш.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Шул максаттан, без дә, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре тату коллективыбыз белән агач утырту акциясендә катнаштык - язын шау чәчәктә утыра торган "Спирея" дип аталучы бик матур куаклар утырттык.
"Ел саен гаиләбез белән агач үсентеләре утыртабыз. Ә дус, тату коллективыбыз белән мондый изге гамәлдә катнашу, бигрәк тә күңелле булды. Газетабызның баш мөхәррире Руслан Җәләев, шоферыбыз Альберт Сәяпов һәрбер агачка чокыр казыдылар. Безгә, хатын-кызларга, кулыбыз белән җайлап кына күмеп куясы калды. Ә соңыннан куаклар төбенә күп итеп су сиптек. Болай бөтен күңелне биреп, нәзәкатьле итеп башкарган эшнең нәтиҗәсе дә уңай булыр, агачларыбыз үсеп китәр, күргән саен безне сөендереп торырлар дип уйлыйм", - дип шатланды газета хәбәрчесе Райлә Хафизова.
Басмабызның җавап-лы сәркатибе Әлфинур Шәвәлиева да күркәм гамәлгә сөенеп бетә алмый: "2010 елдагы янгыннарда бик күп урманнар, агачлар югалту бик тә үкенечле хәл булды. Шуның өчен дә, бүгенге көндә табигатьне торгызуга күп көч таләп ителә. Һәрбер кеше бу проблемага якын килеп, табигатькә дустанә мөнәсәбәтләрен белдереп, яшеллекне торгызуга үзләреннән өлеш кертсеннәр иде. Без бит барыбыз да - табигать балалары", - дип, үз уй-фикерләре белән уртаклашты.
Менә шулай күңелле, матур үтте безнең бу күркәм гамәлебез. Чарадан барыбыз да бик күп уңай кичерешләр алдык. Киләчәктә дә мондый игелекле гамәлебезне дәвам итәрбез әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 апрель 2021 - 18:03Бөгелмәнең Губин исемендәге лагере балаларның җәйге ялына оешмалардан гаризалар кабул итә Коммерция оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре өчен мәгълүмат.5100
-
11 апрель 2021 - 16:02Чишмә " балалар бакчасы нәниләре серле космос дөньясын белделәр Балаларда «Восток» корабленең Байконур космодромыннан орбитага очышы видеоролик - хроникасын карау зур кызыксыну уятты.5400
-
11 апрель 2021 - 14:03Бөгелмәдә ир өлкән яшьтәге ханымны буып үтерә, ә соңыннан аның фатирыннан кыйммәтле әйберләр урлый Пенсионер ханымны талау өчен ир-атны танышлары һәм микрокредит оешмалары алдында бик күп бурычлар батырган.4900
-
11 апрель 2021 - 10:04Бөгелмә студентлары «ГТО мәйданчыгы " язгы сәламәтлек фестивалендә булдылар» Катнашучылар төрле сынаулар уздылар, алар нәтиҗәләре буенча аерымлык билгеләре алачаклар.5100
-
11 апрель 2021 - 08:02Бөгелмәдә 11 апрельдә һава торышы Синоптиклар бүген бераз болытлы һава вәгъдә итә, томан булырга мөмкин.4500
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
9 март 2021 - 08:24Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котлады
-
11 апрель 2021 - 12:02Бөгелмәдә аграр көллият студентлары "Иртәнге бүләк" флешмобына кушылдыЧын спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивалендә 250 студент катнашты.8700
-
9 апрель 2021 - 12:01Бөгелмәдә "Яшьләр эше" дигән work-тур узачак Катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алачаклар, персоналны сайлау өчен җавап бирүче белгечләргә сораулар бирәчәкләр.22200
-
9 апрель 2021 - 18:03Яшь бөгелмәлеләр "100 к бер" юл хәрәкәте иминлеге " тамашасында катнаштылар» Катнашучылар җәяүлеләрнең самокат белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.18100
-
10 апрель 2021 - 12:04Бөгелмә театры Россия флешмобына кушылды Театрга килүчеләрнең барысы да гардеробтагы номер белән бергә кечкенә генә юллама алачак.12700
-
9 апрель 2021 - 16:02Бөгелмәдә «Йолдызлар һәм иртәгә " программасының гала-концерты узачак» Анда Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат егет-кызлары La Primavera Казан камера оркестры белән бергә катнашачак.11100
-
9 апрель 2021 - 14:03Биш бөгелмәле шәһәр Мэрына шәхси сораулар буенча мөрәҗәгать итте Җирле халыкны эшкә урнаштыру, юл эшләре, шәхси сектор янында кар сулары бүлеп бирү һәм башкалар борчый.9600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика