Бөгелмә авазы

Ышаныч ни дәрәҗәдә?

Күптән түгел Пермь өлкәсендә балалар бакчасына йөрүче дистәгә якын сабыйда сифилис табылуы турындагы хәбәр күпләрне "аяктан еккандыр". Шәхсән миңа бу коточкыч хәл аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Димәк, балалар бакчасында гап-гади санитария кагыйдәләре дә үтәлмәгән булып чыга, ләбаса.

Әлфия МОСТАФИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама

Бу вакыйга мине элекке чорга кайтарган кебек булды. Совет заманында кибетчеләр, балалар бакчаларында эшләүче персонал системалы рәвештә медицина тикшерүен узарга тиеш иде бит. Моның өчен аларның махсус карточкалары да бар иде. Бүген бармы алар? Бу турыда шуның өчен сорыйм, көн саен берничә мәртәбә кереп-чыгып йөри торган кибетләрдә сатучылар еш алышынып торганы күзгә бәрелә. Монысы бер мәсьәлә. Кеше аз вакытта бигрәк тә алар кулларына пакет, яисә перчатка кимичә генә печенье, прәннек ише азык продуктларын пакетларга тутыралар. Баштагы мәлдә андыйларга кисәтү ясый идем, билгеле: "Прәннекне юып булмый бит, кызлар, нигә санитар кагыйдәләрне үтәмисез", - дип, бераз оялтырга да тырыштым. Әмма, руслар әйтмешли, "рублем наказывать" итмичә торып, аның нәтиҗәсе булмаганын һәркем белә. Шулай булгач, гап-гади сатып алучы продуктлары белән өенә балаларына сифилис ише куркыныч чир алып кайтмас дип, берәрегез гарантия бирә аламы? Әнә бит телевизор караганнар күреп-ишетеп тора: Африка чумасы белән зарарланган иттән ясалган казылыклар белән "сыйлаганнар" халыкны, кемдер кафеда ашап утырганда янына килеп чүмәшкән күсе белән "уртаклашкан" ризыгын.

Болар турында ишеткәндә генә түгел, язганда да тәннәр чымырдап китә, билләһи. Шәһәрдәге санитар-эпидемиологик хәлгә күзәтчелек итүчеләр, сезгә соравым бар: элекке кебек балалар бакчаларына, кибетләргә рейдлар оештырыламы (аның нәтиҗәләре белән халык газета аша даими төстә таныштырып торылса, бигрәк тә әйбәт булыр иде), аларда эшләүче эшче-белгечләр медиклар тарафыннан контрольдә тотыламы? Газета укучылар белән бергәләп менә шушы сорауларга җавап көтәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: