Бөгелмә авазы

Җылынам дип, яна күрмәгез!

Көз һәм кыш айларында өйләрдә җылыга кытлык аеруча нык сизелә. Бигрәк тә квартирында салкынча булып, үзәктән җылыту системасы эше канәгатьләндермәгәндә, бик күпләр электр җылыткычларыннан файдаланалар.

Г.ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте кече инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Узган елларда булган янгыннар-ның сәбәпләрен анализлау электр җылыткычларыннан, мичләрдән дөрес файдаланмауның, төтен юлларына игътибар бирмәүнең афәт очракларына аеруча еш китерүен күрсәтә.
Бәла-каза килеп чыкмасын дисәгез, берничә кагыйдәне төгәл үтәгез:
1. Кулдан ясалган һәм шулай ук җылыткыч элементлары ачык булган приборлардан файдаланмагыз.
2. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз.
3. Җылыткыч элементка су таму-агуына, яисә башка предмет төшүенә юл куймагыз.
4. Приборларның саклык өчен өстәмә сүндергечләре булырга тиеш. Хәтта термокөйләгечле яңа җылыткычларны да эшләп торган хәлдә караучысыз калдырырга ярамый, чөнки прибор артык кызып киткәндә автоматика "ялгышса", прибор шартлап, май агуы һәм кызган майның янып китүе бик ихтимал.
5. Ватык выключательләрне, розеткаларны, шәрә чыбыклы үткәр-гечләрне гамәлдән чыгарыгыз, ике чыбыкны бергә борып куеп кына "ут ялгау"га юл куймагыз.
6. Җылыту приборлары янына йорттагы җәнлекләрне якын китермәгез. Хуҗалар өйдә юк чакта аларның ул приборларны аударуы, ут кабынып китүгә сәбәпче булуы ихтимал.
7. Электр җылыткычларны тиз кабынып, янып китә торган әйберләр (пәрдәләр, япмалар, җиһазлар һ.б.) янына куймагыз.
8. Гадәттән тыш хәл килеп туа калса, "01", яисә "112" - ашыгыч хезмәт телефоннарына шылтыратыгыз.
Истә тотыгыз: сезнең сәламәтлек - үз кулларыгызда!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: