Бөгелмә авазы

Әйдәгез, уйнагыз, Бөгелмә гармунчылары!

Шаулап-гөрләп, Җөмһүриятебез көне дә үтеп китте. Быел ул аеруча әзерлекле, матур бизәкләр белән төрелгән, мәдәни чараларга бай булуы белән аерылып торды. Нәкъ шушы зур бәйрәм уңаеннан, мәркәзебез Казан шәһәрендә инде традициягә әйләнгән "Уйнагыз, гармуннар" концерты узды. Әлеге чарага Татар мәдәният үзәгенең "Моң" гармунчылар ансамблен (җитәкчесе - Нәҗип Килдеяров) чакырып, Мәдәният...

Шаулап-гөрләп, Җөмһүриятебез көне дә үтеп китте. Быел ул аеруча әзерлекле, матур бизәкләр белән төрелгән, мәдәни чараларга бай булуы белән аерылып торды. Нәкъ шушы зур бәйрәм уңаеннан, мәркәзебез Казан шәһәрендә инде традициягә әйләнгән "Уйнагыз, гармуннар" концерты узды.

Әлеге чарага Татар мәдәният үзәгенең "Моң" гармунчылар ансамблен (җитәкчесе - Нәҗип Килдеяров) чакырып, Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин имзасы белән район башлыгыбыз Линар Закировка хат юлланган иде. Бик тырышып әзерләнеп, гармуннарның кәттәсен, сәхнә киемнәренең иң затлысын алып, 30 август көнендә, Тукаебыз әйтмешли, "...Казанга туп-туры киттек карап!" Галиәсгәр Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда халык иртәдән үк кырмыска оясындагы кебек мәш килеп кайный иде инде. Республикабызның төрле районнарыннан гына түгел, хәтта Киров өлкәсеннән дә килгәннәр гармунчылар.

Менә бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды: 200дән артык гармунчы милли киемнәрдән Камал театры каршында "Парад - алле" ясап, гармунда милли көйләребезне уйнап, урам әйләнделәр. Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң бәйрәм концерты башланды. Безнекеләр егерменче булып чыгыш ясадылар. Милли моңнарыбызны да, гармунчыларыбызның оста уйнавын да, кигән костюмнарын да бик яраттылар казанлылыр. Концертны алып баручы атаклы Айдар Фәйзрахманов безнең гармунчылар сыздырып җибәргәч, хәтта гармунчылар алдына йөгереп чыгып, бии үк башлады. Үзе сикереп-сикереп бии, үзе такмаклый:

- Әй Бөгелмә, Бөгелмә, өздерәләр түгелме!

Әйдә, бие, Казан халкы, бүген бәйрәм түгелме?!

Шулай итеп, бөтен мәйдан халкын да биетте Айдар безнең гармунчыларның бию көенә. Гармунчыларыбыз Нәҗип Килдеяров, Нияз Мөхәммәтвәлиев, Илгиз Нуриев, Ринат Сабиров, Назыйм Ногманов үзләренең чыгышлары белән гармунчылар бәйгесенә ямь, Бөгелмәбезгә дан өстәделәр.

Шөкер, милли мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертә "МОҢ" гармунчылар ансамбле. Ансамблебез әле тагын Әлмәт шәһәрендә узган ветераннарның "Балкыш" бәйгесендә дә катнашты. Моң сөюче һәм тирә-якка моң таратучы моңлы егетләребезгә - "Моң" ансамбленә уңышлар телисе килә. Дөньялар имин булсын, гармуннар уйнап торсын!

Юлюра Шәрипова,

Татар мәдәният үзәге директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: