Бөгелмә авазы

Яшьтән үк белеп торсаң...

*Хокукый гыйлем көне 22 сентябрь көнне шәһәр һәм районыбызның 10 уку йортында пенсиягә кагылышлы мәгълүмат-хәбәрдарлыкны арттыру йөзеннән, Бердәм гыйлем көне узды.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Пенсия фонды идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көнне идарә белгечләре мәктәп укучылары һәм студентлар каршында пенсия тәэминатының нигезләре турында мәгълүматлар бирделәр: яшь бөгелмәләргә пенсиягә хокуклар, пенсия нидән оеша һәм ничек туплана, яшел төстәге СНИЛС карточкасы ни өчен кирәк, булачак пенсия турында ни өчен бүгеннән үк кайгырта башлау кирәк, хезмәт хакының "чиста" хәлдә бирелүенең әһәмияте нидә икәнлеге турында аңлаттылар. Шулай ук Пенсия фонды күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән электрон хезмәтләр турында җентекле аңлатмалар бирделәр, идарәгә барып тормый гына, пенсия билгеләү өчен кирәкле гаризаны язу тәртибен күрсәттеләр.

Акция кысаларында укучылар өчен махсус экскурсияләр оештырылачак һәм алар Пенсия фонды идарәсендә эшнең ничек оештырылган булуы, нинди функцияләр башкарылуы турында беләчәкләр.

Пенсия грамоталылыгын үстерү буенча бу бердәм көндә укучы яшьләр арасында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк колачлы мәгълүмати-аңлату-агарту кампаниясенә старт бирелде. Пенсия фонды өчен мондый эшләр традициягә әйләнде инде. Акцияләр булачак пенсияне формалаштыру кагыйдәләре турында хокукый мәгълүмат бирү аша пенсия һәм социаль грамоталылыкны арттыру, пенсия культурасы тәрбияләүне максат итеп куя.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: