Бөгелмә авазы

Яшьләр күзлегеннән заман

30 октябрьдә КНИТУ Бөгелмә филиалында "Без террор, экстремизм һәм наркотикларга каршы" темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү оештырылды. Аны гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова алып барды. Төп эчтәлеге тормышта дөрес юлны сайлау, һәр адым, яисә гамәлне җаваплылык хисен тоеп башкару турында әңгәмә үткәрүдән гыйбарәт булды. Әлеге тискәре...

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
КНИТУ Бөгелмә филиалының укыту-тәрбия эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече.
1204 нче төркем студенткасы Наталья Миначева "Яшьләр күзлегеннән заман" исемле чыгышы белән җәмгыятьтә үз-үзеңне мәдәниятле тотуның әһәмиятен аңлатты. Экстремист оешмаларның эшчәнлегенә катнашу яшьләрнең гомер юлын чишмә башында ук зарарлый, һөнәри өлкәдә, яисә югары даирәдә уңыш казанудан мәхрүм итә. Бу проблемалар кешелекнең хәтта тулаем иминлегенә янамыймыни?
Киновидеоучреждение методисты Эльвира Нургалиева темага кагылышлы яңа фильмнар белән таныштырды, шул җөмләдән документаль һәм нәфис фильмнар, видеоролик-лар, һәртөрле брошюралар, китап-лар, плакат һәм стена газеталары чыгару әлеге тискәре күренешләргә каршылык тудыручы чара булып торуын әйтте; студентларның "Без террор, экстремизм һәм наркотикларга каршы", "Без - сәламәт буын!" темаларына иҗат ителгән стена газеталары һәм плакатларына йомгак ясады.
Киновидеоучреждение әзерләгән беренче приз Ләйсән Мөхәммәдиевага бирелде (1302 нче төркем), Светлана Зарипова (14011 нче төркем) белән Анна Кириллова (1302 нче төркем), икенче һәм өченче урыннарны бүлешеп, Мактау грамоталарына лаек булды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар ихлас кызыксыну белән "Чит ана" дигән яңа нәфис фильмны карадылар, фильм кузгаткан тирән тәэсирләрен әңгәмә барышында уртаклаштылар: фикерләрен кыю һәм тойгылы итеп әйттеләр. Кунакларны яшьләрнең ил киләчәгенә, иртәгесе көнгә дөрес юнәлешле мөнәсәбәте сокландырды.
Сер түгел, яшьләрнең күбесе радикаль оешмаларга, алкоголь һәм наркотиклар кулланучы яман төркемнәргә буш вакытын җан һәм тән өчен файдалы итеп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм булганга күрә эләгә. Димәк, кечкенә генә шәһәрдә дә клублар, мәдәният йортлары, кинотеатрлар алар йөрерлек арзан булырга тиеш. Шул чакта, бәлки, милләт, дин, матди дәрәҗә һәм социаль аерымлыкларга карамастан, һәр кешегә тигез мөнәсәбәт тәрбияли алырбыз. Яшьләр дә, гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштереп, "Без - сәламәт милләт!" дип, үзләре турында ышаныч белән әйтә алырлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: