Бөгелмә авазы

“Яшьлек сукмаклары буйлап күңелсез сәяхәт”

Газетабызның 23 май са-нында Карабаш бистәсеннән Лариса Камилованың "Яшьлек сукмаклары буйлап күңелсез сәяхәт" дип аталган тәнкыйть мәкаләсе дөнья күргән иде. Сезнең игътибарга шул язмага карата килгән рәсми җавапны тәкъдим итәбез.

"Сезнең Карабаш бистәсендәге су объектыннан файдаланганда табигатьне саклау һәм су турындагы законнар бозылу хакындагы мөрәҗәгатегез Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы тарафыннан каралды.

Шул ук прокуратура таләбе нигезендә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе мөрәҗәгатьтә язылган дәлилләрне тикшерде.

Су объекты булган дәгъвалы җирнең, 54 нче номерлы килешү нигезендә, М.Ш.Сәлахов карамагында булуы, килешүнең биредә балык хуҗалыгын торгызу максатында 2010 елның 31 мартында "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге белән төзелгән булуы ачыкланды. Әмма анда әлегә балыкчылык тармагы түгел, ә йорт казлары һәм үрдәкләре үрчетү эше алып барылганлыгы мәгълүм булды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР МЭПРның көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан су объектларыннан проба алынган. Суның анализы тиешсез матдәләрнең (ПДК) барлыгын ачыкламаган. Арендага алынган җир кишәрлеге территориясендәге ландшафтта бик үк мөһим булмаган үзгәрешләр бар. Суга килү юлы чикләнмәгән.

Моннан тыш, М.Ш.Сәлахов-ның хуҗалык эшчәнлеге табигатьне саклау һәм су турындагы законнарның нормаларын бозып алып барылуы ачык-
ланды. Шул сәбәпле, Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы тарафыннан әлеге физик затны административ җавапка тарту эше карала (ч.1, ст.8.6,
КоАП РФ - үзбелдеге белән туфракның уңдырышлы катламын башка урынга күчергән өчен һәм ст. 8.15 КоАП РФ - су хуҗалыгы объектларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен).
И.Гыйльметдинов,
Татар районара табигатьне саклау прокуроры, юстиция өлкән советнигы".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: