Бөгелмә авазы

Яшәгән еллар байлык ул

30 сентябрьдә "Радуга" социаль тернәкләндерү бүлеге базасында белгечләр Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, "Минем елларым - минем байлыгым" ("Мои года - мое богатство") дип исемләнгән конкурс-күңел ачу чарасы уздырдылар. Кичәгә биредә эшләп, лаеклы ялга киткән һәм үзәктә тернәкләндерү курслары узучы пенсионерлар чакырылган иде.

Чара барышында уздырылган конкурс-бәйгеләрдә барысы да бик теләп катнашты: яңгыраган мелодия исемен әйттеләр, әйтемнәрне җыйдылар, театр-экспромтта уйнадылар һ.б.
"Радуга" үзәге җитәкчелеге тарафыннан үз пенсионерлары исеменә тәбрикләү сүзләре яңгырады, ә аларның яраткан балалары һәм оныклары исеменнән котлау Надежда Горбунова башкаруындагы җыр белән җиткерелде.
Өлкәннәр көненә багышланган кичәгә чакырылган пенсионерлар шушындый күркәм чара уздырганнары, шушы рәвешле өлкәннәргә үзара аралашу мөмкинлеге тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
М. Токмачева, Н. Разумова, Е. Крутякова, социаль эш буенча белгечләр.
О. Лукашова,
социаль педагог.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: