Бөгелмә авазы

Яшеллек – үзебез өчен

Бөгелмәдә, "Яшел Россия - илкүләм экологик өмәсе" акциясе кысаларында, беркетелгән территорияләрне җыештыру эшләре башкарылды. Акция барышында урамнарны санитар чистарту оештырылды. Әлеге эштә шәһәр халкы, аерым алганда, күп кенә предприятие, учреждение хезмәткәрләре актив катнашты. Өмәдә бордюрларны буяу, чүп үләннәрен чабу, куак һәм агачларны кырку кебек эшләр башкарылды. Җыйналган 46 тонна чүп-чар...

Бөгелмәдә, "Яшел Россия - илкүләм экологик өмәсе" акциясе кысаларында, беркетелгән территорияләрне җыештыру эшләре башкарылды.
Акция барышында урамнарны санитар чистарту оештырылды. Әлеге эштә шәһәр халкы, аерым алганда, күп кенә предприятие, учреждение хезмәткәрләре актив катнашты. Өмәдә бордюрларны буяу, чүп үләннәрен чабу, куак һәм агачларны кырку кебек эшләр башкарылды. Җыйналган 46 тонна чүп-чар "Дорремстрой" җәмгыяте көче белән көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: