Бөгелмә авазы

Ярминкәдән сый-хөрмәт

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында үткән соңгы ярминкәдән бу күренеш. Нурдания апа Шиһабетдинова (рәсемдә) кабак ашларын ярата, аңа 80 яшь, әмма ул үзе гаҗәеп тере: шундый олы кабакны көлә-көлә күтәрә. Кабактан телеңне йотарлык тәмле сумсалар, татлы бәлешләр, шулпалар әзерли икән ул.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Реклама

Җаның ни тели - сатуда бар да бар. Яшелчә, сөт-май, җиләк-җимеш - әйдә, барыннан да җитеш. Бәяләре юнь генә: Бөгелмә сөт комбинаты, рәхмәт яугыры, сыер маен 150 сумнан сатты. Яңа язган тәмле майны халык чиратка тезелеп алды. Гомумән алганда, көзге ярминкәләрнең товар әйләнеше 17 миллион сум тәшкил иткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: