Бөгелмә авазы

ЯРДӘМ КУЛЫ СУЗЫЙК КЕШЕГӘ

"Җәза бирергә түгел, ә ярдәм итәргә". Бөгелмәдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия шул девиз белән эшли. Быел әлеге структура оешуга 97 ел тулды. Шул уңайдан Татар мәдәният үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрделәр. Октябрь революциясеннән соң барлыкка килгән әлеге комиссия балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Балигъ булмаган балалар белән...

"Җәза бирергә түгел, ә ярдәм итәргә". Бөгелмәдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия шул девиз белән эшли. Быел әлеге структура оешуга 97 ел тулды. Шул уңайдан Татар мәдәният үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Октябрь революциясеннән соң барлыкка килгән әлеге комиссия балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләр бүген дә үз максатларыннан читкә тайпылмый: авыр тормыш юлына басучыларга ярдәм итү - аларның беренче бурычы.
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия составы төрле хезмәт кешеләрен берләштерә. Монда полиция хезмәткәрләре дә, педагоглар да, социаль хезмәт, мәдәният, спорт һәм хөкүмәт эшлеклеләре дә бар.
Бүгенге көндә әлеге структураны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Вагыйз улы Мөхәммәтов җитәкли. Көндәлек эштә комиссия вәкилләре төрле авыр йөкләмәләрне, кеше проблемаларын үз өстенә алып чишә. Бу вазифа зур
игътибар таләп итә. Шушы сыйфатларга ия булучылар тормыш авырлыкларына юлыккан балаларга, аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузалар. Шуны истә тотып, Фәнис Вагыйз улы комиссия ветераннарына: Валентина Андреева, Галина Грецкая, Лера Мөстәкыймова, Миләүшә Дәминовага рәхмәт сүзләре әйтте, әлеге структурада бүгенге көндә эшләүчеләргә, тәрбиячеләргә ышанычын белдереп, Мактау грамоталары тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: