Бөгелмә авазы

Яратып һәм тирән ихтирам белән...

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров "Яшә, урман!" дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эшендә катнашты. 260 төп яшь юкә, миләш, нарат һәм чыршы үсентеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Соколка тавында матур аллея итеп утыртылды. Шәһәр һәм район башлыгы ел башыннан алып, инде 800 төптән артык агач...

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Руслан Җәләев фотосы.
Чарада Бөгелмә ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, депутатлар һәм әлеге күркәм эшкә битараф булмаган шәһәрдәшләребез катнашты. "Горзеленстрой" ҖЧҖ начальнигы Людмила Венкова октябрь аенда утыртылган ылыслы агачларның да, яфраклы агачларның да җиңел үсеп китүен әйтә. Кайсы үсентене кайда утыртырга икәнлеге дә үсентенең үзенчәлекләрен истә тотып башкарыла.
Линар Закиров көзге агач утырту чараларына бик җитди карарга кирәклеген ассызыклады: "Акция кысаларында, шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан утыртабыз без агачларны. Әлеге гамәлне Бөек Ватан сугышы ветераннары да, депутатлар да хуплый һәм бу игелекле эш ТР Президенты тарафыннан Парклар һәм бакчалар елы дип игълан ителгән киләсе елны уңышлы һәм лаеклы уздыруга нигез булып торачак". Ул шулай ук киләсе елга шәһәребездәге барлык парк-скверларның да тиешле тәртипкә китереләчәген әйтте. "Бөгелмә - республикабызның иң яшел шәһәре бит ул", - дип өстәде.
Бөгелмә уч төбендәгедәй ап-ачык булып күренеп торган бу мәйданда ветеран оешмалары вәкилләре дә агач утыртудан зур канәгатьлек хисе кичерделәр. "Безнең үрнәккә балаларыбыз, оныкларыбыз да кушылыр, Соколка тавы территориясен төзекләндерүгә алар да үзләреннән лаеклы өлеш кертер дип ышанабыз. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә олы хөрмәт билгесе булачак", - диде Бөгелмә ветераннар советы рәисе К. Солтанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: