Бөгелмә авазы

Ямаулы дөнья...

Бермәлгә икебез дә сүзсез калып, һәркем үзалдына уйланып, ирем белән машинада шәһәр урамыннан барабыз шулай. Көз рәхәтләнеп үз хокукларын даулый башлаган чор: сары-сары тәлгәш булып, "чаларган" каен ботаклары салынып төшкән, күкне менә-менә коелып түгеләм дип торган кара болытлар томалаган, бик тә моңсу салкынча көн. Шул кара болытлар арасыннан ара-тирә күренеп...

- Күр инде, йорт саен кибет, кибет саен автозапчастьлар саталар, - ди беркадәр сүзсез баргач ирем.
- Карале, мин дә нәкъ шуны уйлап бара идем, тик автозапчасть кибетләрен түгел, аптекаларны санап барам, - димен. - Нишлисең бит, машина да искерә, ватыла. Барысын да карап-ямап торырга кирәк. Кеше дә шулай. Кем картая, кем чирли, кем һәлакәткә юлыга, башка төрле бәлагә тарый - олысына-кечесенә дару кирәк. Даруханәләр шулай күпләп ачыла һәм эшләп тора икән, димәк, даруларга, медицина кирәк-яракларына сорау да шулай зур... Зап-
частьлар кибете - иске машиналарны, даруханәләре чирле кешеләрнең сәламәтлеген ямап торыр өчен кирәк инде аның...
"Бигрәк кыйммәт инде дип, зар елый-елый даруханә юлы таптыйбыз, - ди әнә бер танышым. - Гадәттәге симптомнар гына булганда, үз чиремне үземнән дә яхшырак белүче юк дип, элек кайсы төймә килешкән, шуны барам да алам". Һәм бик күпләр шулай эшли. Бу, бер яклап, аңлашыла да. Әмма син "күнеккән" дип санаган чир артында башка бер мәкер дә ятмас дип, кем әйтә ала? Үзбелдек белән дәвалануның ни-нәрсәгә китергәнлеге турында күңелсез мисалларны әледән-әле ишетеп торабыз, ләбаса! Әмма бездәге бюрократия киртәләрен узып, табиб белән ачыктан-ачык аңлашып, кирәкле даруларны юллап алганчы, күпме вакытлар уза шул! Әле ул ягы да бар - бардың да күрендең түгел.
Менә соңгы мисал. ...Иремнең аяк бармагы шешеп чыкты. Диабет белән авырый ул. Бу чир турында аз-маз хәбәрдар булган кешеләр аяктагы җәрәхәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч нәрсә икәнлеген, ахыры бик хәерсез булып бетәргә мөмкинлеген чамалыйлар булыр. Шуңа да ирем, бик борчылып, тизрәк телефонына ябышты. Исәбе - кан тамырларын дәвалый торган, элек тә барганы булган таныш хирургына шылтыратып, аның кабул итү сәгатьләрен белешү. Анысы исә башка шәһәргә күчкән икән, аерым көннәрдә генә килеп кабул итә. Түләүле, әлбәттә. Ә үзебезнең шәһәрдә хәзер андый белгеч бөтенләй калмаган. Башка чара юк, чиратка язылды.
Икенче көнне кичкә таба гына барды ул врачка. Табиб бер кәгазь бите тутырып дарулар язган, киңәшләрен биргән. Хәзер инде ул уколларны кадатыр, тамырларга система итеп дару салыр өчен процедуралар ясау бүлмәсенә юллама алырга участок табибына барырга кирәк. Анысына талонны алдан аласы, ярый әле ирем шул көнне үк алып өлгергән. Икенче көнне аңа баргач, дәваны көндезге стационарга йөреп алырга туры киләчәген, ә моның өчен башта анализлар тапшырырга кирәклеген әйтеп, тагын берничә кәгазь тоттырып җибәргәннәр үзенә. Иртәгесен анализлар тапшырырга китте. Хәзер нәтиҗәсен көтә, әзер булгач, көндезге стационарга барачак. Инде атна ахырына якынлашты. Анализ нәтиҗәләрен күтәреп барган җирдә: "Җомга көнне бер генә укол ясап, бүленмибез, әйдәгез, дүшәмбедән эзлекле итеп кадата башларсыз", - дип җибәргәннәр. Менә шулай итеп, кадерле-санаулы вакыт әрәмгә уза тора, ә аяк һаман шешә, чир азганнан-аза...
Сәламәтлек чылбырында бер звено бозылса, чылбырдагы калган барлык өлешләрен дә какшата бит ул: хроник авыруларың калкып чыга, яңалары өстәлергә генә тора. Җитмәсә, бер белгеч-табибка барасың икән, ул синең башка чиреңне бик "санлап" тормый гына, үзенекен яза, авырткан аяк тамырларына дәва дип бирелгән дару операция ясалган күзеңә зыян салырга мөмкин. Бер ямаулык икенчесенә ярамый булып чыга.
Ирексездән шундый сорау туа: нигә икән безнең илдә чирле кешене "запчастьларга аерып", чирләрен аерым-аерым карыйлар, ә тулаем түгел? Кайчан бездә дә кешене һәм аның бөтен сыйфатларын, шул исәптән чирен дә, бербөтен итеп күрә башларлар икән?
"Гаилә табибы", "комплекслы хастаханә" кебек төшенчәләрнең никадәр актуаль һәм кирәкле икәнлеген үз башыңа тәгаен төшкәч, тагын да яхшырак аңлый башлыйсың шул ул. Соңгы сайлауларга әзерлек барышында Татарстан Президентлыгына кандидатларның берсе үз программасында бу мәсьәләне "каләм очына алды" алуын, тик бит әле ул кайчан гамәлгә аша?!
Сүз уңаеннан, республикада чыга торган "Татарстан яшьләре" газетасы күптән түгел чит илләрдән кайтартылган кыйммәтле даруларның үз илебездә
эшләнгән тиңдәшләре (аналоглары) исемлеген бастырып, гади халыкка бик тә файдалы эш эшләде.
Дөрес, даруларның арзанлы дигәннәре дә, алар кисәткәнчә, шактый үзгәргән - арткан, әмма ул арада кыйммәтлеләре дә тик ятмаган, андыйларының да
бәяләре күтәрелгән. Чагыштырып карый башлагач, шактый зур аерма шул. Даруларны еш алып торырга мәҗбүр булган хроник чирле кешеләр өчен әлеге
исемлек бигрәк тә кулай. Үзем дә берничә кешегә күчермәсен ясатып бирдем, бик рәхмәтле булдылар.
Менә шундый караш, менә шундый вәзгыять. Бу шартларда чирләп китсәң, әлбәттә, Аллага тапшырып, беренче чиратта, үз белгәнеңне эшкә җигәсең ин-
де. Мәҗбүри килеп кенә терәлмәсәң, хастаханә юлын да таптыйсы килми. Шул ук вакытта күрәләтә торып чарасыз утырасы да килми бит әле ул. Кем әйтмешли, чарасызлыктан болай да гаҗиз...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: