Бөгелмә авазы

“Ялкын”да ялкынлы очрашу

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр янында ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов булып китте. Ул әлеге учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы да булып тора. Очрашу бик җанлы һәм кызыклы узды: белгечләр оешманың быелгы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балалар, берсен-берсе бүлә-бүлә җәйге яллары, ял вакытындагы маҗаралары турында сөйләделәр. Өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар. Ә депутат...

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр янында ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов булып китте. Ул әлеге учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы да булып тора.

Очрашу бик җанлы һәм кызыклы узды: белгечләр оешманың быелгы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балалар, берсен-берсе бүлә-бүлә җәйге яллары, ял вакытындагы маҗаралары турында сөйләделәр. Өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар. Ә депутат мавыктыргыч программаларны карарга уңайлы булсын өчен балаларга телевизор бүләк итте, дип хәбәр итә стационар бүлеге мөдире А. Натальина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: